Логотип
Яңалыклар

Зәйдә 13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте белән бәйле рәвештә районнарда Сабан туйлары кичектерелә

Бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң, "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.

Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала. Авария нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се хәзерге вакытта стационарда. Тагын өч кеше амбулатор дәвалануга юнәлтелгән. 

 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Зәйгә юл-транспорт һәлакәте урынына киткән.

 

"Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр турында тулы мәгълүматны ТР Сәламәтлек министрлыгының Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең кайнар линия телефоны  (843) 231-20-70, ә һәлак булганнар турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы телефон номеры (843) 273-91-45 буенча белергә мөмкин», - дип хәбәр итте министрлык матбугат секретаре Айгөл Сәлимҗанова.

 

Пассажир автобусы белән "КАМАЗ" катнашындагы юл-транспорт һәлакәте фактына карата "Юлда йөрү һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Татарстанда Зәй районындагы фаҗига белән бәйле рәвештә матәм көне игълан ителә. Татарстан районнарында Сабан туйлары кичектерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар