Зөя Успение соборы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керде

Успение монастыре илнең ЮНЕСКО исемлегенә кергән 29нчы объект булды.
Зөя Успение соборы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Бу хакта Бөтендөнья оешмасының рәсми Twitter сәхифәсе аша билгеле булды .
Соборны бөтендөнья мирас исемлегенә кертүне Ливан, Кувейт, Казахстан, Танзания, Әзербәйҗан, Испания, Төркия, Тунис, Вьетнам һәм башка ил вәкилләре хуплаган.
Успение монастыре илнең ЮНЕСКО исемлегенә кергән 29нчы объекты булды.
Зөя утрау-каласында, шул исәптән Успение соборында киңкүләмле яңадан торгызу эшләре һәм номинацион досье әзерләү Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Республика “Яңарыш” фонды ярдәме белән башкарыла, дип хәбәр итә республика лидеры матбугат хезмәте.
Фикер алышуга номинацияне ICOMOS (ИКОМОС) һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет белгече Сьюзен Деньер (Бөекбритания) тәкъдим итә. Эксперт 2014 елның августында Зөя каласында консультатив максат белән булып китә. Ул Успение соборы һәм монастырьгә кыскача бәя бирә, анда алып барылган эшләр турында сөйли һәм бу объектның дөньякүләм кыйммәтен күрсәтә. "Гомумән алганда, ИКОМОС Успенский монастырен Бөтендөнья мирас Исемлегенә кертүне хуплый", - ди ул, чыгышын тәмамлап.
Сылтама: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
23 гыйнвар 2021 - 20:21Без имениБик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр идеМенә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:08Без имениЯлгышырсын ,эгэр ризалашсан.икегэ буленп яшэп булмый. ,...Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:26Без имениСина Ир табылыр э балага эни беренче урында.Син узенне Балан урынына куеп карада аннары уйларсын нишлэргэ икэнен.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 23:37Без имениСез ана кияргэ чыксагыз,бик бэхетсез булачаксыз,балагызны да бэхетсез итэсез.ашыкмагыз уз бэхетегезне табарсыз тик Анын белэн тугел.эти энисе нэрсэ эйтсэ шуны эшли торган ир, ир тугел.ялгыша курмэгез.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.