Логотип
Яңалыклар

Жюри кошны сайлады: җанисәпнең талисманы билгеле

Цифралы җанисәпнең үзенчәлеге тизлек һәм җиңеллек булачак. 2020 елда Бөтенроссия халык санын алу талисманы конкурсында катнашучылар шуны истә тотып, бик күп матур эшләр тәкъдим иттеләр. Шорт-биттән конкурс жюрие  сөйли торган ВиПиН  (Всероссийская перепись населения) исемле кошны сайлап алды.

Цифралы җанисәпнең үзенчәлеге тизлек һәм җиңеллек булачак. 2020 елда Бөтенроссия халык санын алу талисманы конкурсында катнашучылар шуны истә тотып, бик күп матур эшләр тәкъдим иттеләр. Шорт-биттән конкурс жюрие  сөйли торган ВиПиН  (Всероссийская перепись населения) исемле кошны сайлап алды.
Конкурста катнашучылар халык санын алу талисманы итеп илнең 74 төбәгеннән 900 варианттагы эшләрне җибәрде. Кайгыртучан ләкләкләр, зирәк ябалаклар, алтын каурыйлы бәхет кошлары, йөнтәс аюлар, без яраткан атлар һәм башка персонажлар җанисәп символы булырга бик лаек иде. Әмма җиңүче берәү генә булырга тиеш. Һәм ул «ЦыпаВиПиН» атлы кошны уйлап тапкан авторга, Самара архитекторы, бизәүчесенә эләкте. Нәкъ менә аның эше 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның талисманы итеп сайлап алынды. Максимны җиңүе белән котлыйбыз! Аңа 60 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
Россиялеләр ВиПиНны сайлады, һәм конкурс финалистлары шорт-битенә керде. Конкурс жюрие да соңгы сүзне аның файдасына әйтте. Жюри составына Росстат, ИД «Комсомольская правда», «Высшая школа экономики» милли тикшеренү университеты вәкилләре һәм визуаль карарлар чыгару өлкәсендә эшләүче белгечләр кергән иде. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: күп эшләр арасында зур күпчелекне кошлар алып тора булып чыкты: ябалаклар, күгәрченнәр, чыпчыклар, хәтта сәмруг кошларга кадәр. Кош – җиңеллек, тизлек, җитезлек, киләчәккә омтылыш символы. «Җитез, елгыр ВиПиН халык санын яңача уздыруны тулысынча гәүдәләндерәчәк, ВПН-2020 фирма стиленең логик дәвамы булачак», – дип аңлатты конкурс жюрие рәисе, Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.
Моннан тыш, тагын 10 эш игътибарга лаек дип табылды. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән, Свердловск һәм Пенза өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан килгән эшләр иде алар. Шорт-биткә кергән 77 эш авторлары ВПН-2020 конкурс талисманы финалистларының исемле сертификатларын, истәлекле бүләкләр алачак.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар