Логотип
Яңалыклар

Журналга арзан бәядән язылу вакыты 20 октябрьгә кадәр озынайтылды

«Россия Почтасы» абунәчеләр декадасын 20 октябрьгә кадәр озынайткан. Кадерле укучыларыбыз, «Сөембикә» журналына язылырга өлгермәгән булсагыз, 20 октябрьгә кадәр вакыт бар әле. Декада вакытында журналыбызга арзанрак бәядән язылырга мөмкин.

Ярты елга язылу индексы – П2204, ташламалы бәя – 526 сум 38 тиен. Абонемент тартмасына яздыру – 512 сум 82 тиен.

Бер елга язылу индексы – П8299, ташламалы бәя – 1052 сум. Абонемент тартмасына яздыру – 1025 сум 80 тиен

Татарстаннан читтә яшәүчеләр әлегә «Роспечать» каталогындагы элеккеге 73002 индексы буенча языла алалар. Бәясен үзегезнең төбәктәге почта бүлегеннән ачыкларга кирәк.

Кадерле укучыларыбыз, журналны арзан бәядән алдыруның тагын бер юлы бар: аны редакциядән килеп ала торган итеп язылу. Бу очракта ярты елга язылу хакы 330 сум, бер елга 660 сум була. Казан шәһәрендә бер оешмада язылучылар саны күбрәк булса, үзебез дә китереп бирә алабыз.

Шулай ук pressa.ru сайтында журналның электрон версиясенә дә язылырга була. Менә бу: http://pressa.ru/ru/magazines/sembik#/ сылтамадан кереп карагыз. Әлеге ысул чит илләрдә яшәүчеләр өчен аеруча кулай.

Теги: подписка 2020 журналга язылу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар