Логотип
Яңалыклар

«Зенит»ның баш тренеры «Казан» аэропортына Габдулла Тукай исемен бирүне хуплады

Казанның «Зенит» волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно «Казан» Халыкара аэропортына мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бирүне хуплады. Бу хакта «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

«Идея яхшы. Без команда белән юлда күп йөрибез. Һәр аэропорт үзенчәлекле стильдә бизәлсә, бу, әлбәттә, бик кызыклы булыр иде. Бу Татарстан өчен үз колоритын күрсәтү мөмкинлеге дә әле», - дип уртаклашты үз фикерләре белән Владимир Алекно.
Аның сүзләренчә, бу - атаклы шагыйрьнең исемен данлауны дәвам итү өчен бик яхшы мөмкинлек.
19 октябрьдә республика Иҗтимагый палатасы «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары өчен 18 мәшһүр шәхеснең исемлеген бастырып чыгарды.
Проектта Россиянең 45 аэропорты катнаша.
 
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/26/174091/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар