Логотип
Яңалыклар

​Ютазыда хатын-кызлар форумы узды


Уруссуда Ютазы районы хатын-кызлар иҗтимагый оешмасынын V нче форумы узды. Ул Татарстан республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланды һәм «Йөз елга сузылган юл» дип аталды. Форум эшендә Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә районнары хатын-кыз оешмалары вәкилләре дә катнашты. 

Форумга махсус кайткан кунаклар арасында Алабуга институты директоры Елена Ефимовна Мерзон (ул төп чыгышы белән Ютазыдан), «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының идарә әгъзасы, «Татэнерго»ның генераль директоры киңәшчесе Гүзәлия Хәмзә кызы Әхмәдуллина һәм «Сөембикә» журналы редакциясе дә бар иде.  

   

Ютазы районы хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, «Татарстан хатын-кызлары» республика оешмасының региональ бүлеге буларак, 1991 елда төзелә. Оешманың үз алдына куйган бурычлары байтак: гаилә институтын саклау, ана һәм бала мәнфәгатьләрен яклау, буыннар чылбырын ныгыту,  милли гореф-гадәтләребезне саклау... Соңгы елларда боларга туган як тарихын өйрәнү бурычы да өстәлгән.  

Ютазы районы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Хөснетдинова үзенең чыгышында үз төбәкләренең бик күп күренекле хатын-кызлары исемнәрен атады. Бөек Ватан сугышы ветераннары – Мөхтәрәм Хәертдинова (аның турында язма «Сөембикә» журналының май санында басылып чыкты), Гөлчирә Зәйнуллина, Бибиасма Шәйхелисламова, Социалистик Хезмәт Герое – Тәүзиха Зарипова, Кәрәкәшле крайны өйрәнү музеена нигез салучы Сәлимә Шәрәфиева (2009 елдан башлап, бу музей Сәлимә Шәрәфиева исемен йөртә), Уруссу эшчеләр бистәсе советы рәисе булып эшләгән Антонина Митюшина (аның тырышлыгы белән Уруссуда Казан радиокомпонентлар заводының филиалы (бүген ул – «Электросоединитель» заводы) ачыла. Район халкына әллә никадәр эш урыннары барлыкка килә), мәгърифәтче Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова (ул Төркиядә, Истанбул шәһәрендә белем ала, Себердә, Уфада, Кәрәкәшледә укыта. Үзенең бар байлыгын туган авылы Кәрәкәшледә мәктәп төзү өчен васыять итә), шагыйрь Гәүһәр Туганай (чит илдә, Финляндиядә гомер кичерергә мәҗбүр була, әмма шигырьләрендә гомер буе туган ягына мәдхия укый),  бөтен дөньяга мәгълүм композитор Софья Гобәйдуллина (аның нәсел тамырлары Бәйрәкә авылына килеп тоташа)... 

Форумда катнашучы хатын-кызлар алдында килгән кунаклар, Уруссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова, Иске Уруссу мәктәбе директоры Роза Садыйкова, күп балалы әни Гөлнара Свищева чыгыш ясады.  

Форумда катнашкан хатын-кызлар район җитәкчеләренә берничә тәкъдим белән чыктылар:  

– район үзәгендә урамнарның берсенә Антонина Митюшина исемен бирергә; 

– якташлары, галимә Фәһимә Хисамова истәлегенә, аның туган авылы Кәрәкәшледә истәлек тактасы урнаштырырга; 

– Тәнзилә Юсупованың Иске Уруссу авылы тарихына багышлап язган китабының тәкъдим итү кичәсен уздырырга. 

Авыл җирлеге башлыклыклары (бу авыр вазыйфаны районда башлыча хатын-кызлар башкара), район хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының актив әгъзалары, бу көннәрдә олы юбилейларын билгеләп узучы ветераннар район җитәкчелегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аларны Ютазы районы башкарма комитеты рәисе Светлана Петровна Самохина тапшырды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар