Логотип
Яңалыклар

Юка боз корбаннары. Чаллыда боз астына киткән балыкчыларны ничек эзләгәннәр?

Чулман елгасының Түбән Кама сусаклагычы территориясендә аерылып киткән боз кисәгендә су астына киткән балыкчыларны эзләү эшләре төгәлләнде. Коткару операциясе ничек барган? 

Чулман елгасында балыкчылар утырган боз кисәге йөзеп йөри дигән хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыручы бердәм 112 номерына 11 декабрь – дүшәмбе көнне кич килеп ирешә. Билгеле булганча, боз кисәге яр читеннән куба һәм Түбән Кама ГЭСы территориясендә Чулман елгасы буйлап йөзеп китә.

Балыкчыларга ярдәмгә Яр Чаллы шәһәренең янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килә.

"11 декабрь көнне, 16:22 сәгатьтә безгә, Чулман елгасының Түбән Кама ГЭСы янында боз купкан һәм анда кешеләр бар, дигән хәбәр килде. Өч минуттан без - 7 кеше әлеге урынга чыгып киттек. Үзебез белән йөзү җайланмалары бар иде. Фаҗига урынына килгәч, көймәне суга җибәрдек һәм боздан 37 яшьлек бер ир-атны чыгардык. Чагыштырмача яхшы хәлдә аны табиблар кулына тапшырдык», - дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына Яр Чаллының №6 эзләү-коткару отряды җитәкчесе урынбасары Денис Бессмертных.

Соңрак, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коткарган ир-атны Чаллының №2 хастаханәсенә алып киләләр. Табиблар аны караганнан соң, аны өенә җибәрәләр.

Шул вакыттан алып, Татарстанның МЧС, Түбән Кама һәм Чаллы янгын сүндерү-коткару гарнизоннары, Идел буе региональ эзләү-коткару отрядлары филиаллары, Казан һәм Чаллы эзләү-коткару отрядлары хезмәткәрләренә югары дәрәҗәдәге әзерлек режимы игълан ителә.

Фаҗига урынына гади кешеләр һәм Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән - өч янгын сүндерү-коткару гарнизоннарыннан техник җайланмалар җәлеп ителде. МЧСның МИ-8 МТВ-1 вертолетын да күккә күтәрделәр.

"Безнең команда резервтагы коткаручылар, водолазлар белән тулылыланды. Без көймәләр белән елганың түбән бьефын тикшердек. Елга буйлап 8,5 км уздык, һәрбер купкан бозга, чокырларга игътибар иттек. Ләкин кешеләрне таба алмадык. Эзләүләрне 23 сәгать узгач туктаттык, чөнки бу вакытта инде караңгы төшкән, бернәрсә дә күренми иде", - дип сөйләде Бессмертных.

Ситуацияне тагын шунысы катлауландырды: купкан боз кисәгендә ничә балыкчы бар икәнен төгәл генә беркем дә әйтә алмады. МЧС хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, коткарылган ир-ат төрле саннар әйткән. Шул ук көнне кич Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кайнар линия ача.

Коткаручылар Чаллы кешеләренә балыкка китеп өйләренә кайтмаган туганнары турында хәбәр итү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Тиздән кайнар линия телефонына 60 яшьлек ир-атның һәм аның 36 яшьлек улының югалуы турында хәбәр килә. Аларның «Нива» автомобилен коткаручылар яр буенда табалар.

«Икенче көнне, 12 декабрьдә, иртән сәгать алтыда эзләү эшләре кабаттан башлана. Эзләү группасы тагын да ныгытыла. Йөзү җайланмалары булган кешеләр елга буйлап хәрәкәт итәләр. Калганнар исә яр буйларын тикшерәләр. Без елганың уң яры буйлап агым уңаена түбәнгә таба бардык. Алабуга ягында, Лесоцех каршында караңгы булып торган тап күрдек. Якын килгәч, югалган балыкчыларның берсен табып алдык. Ул 36 яшьлек Денис Репин була. Судан ярга алып чыктык һәм эзләүләрне тагын дәвам иттек» - дип сөйләде Денис Бессмертных.

"Денис кечкенәдән үк әтисе белән балыкка йөрде. Һәрвакыт игътибар үзәгендә булды, юмор хисле, йөзеннән беркайчан елмаю китмәде. Үз эшенә бирелгән кеше иде», - дип уртаклашты вафат булган балыкчының дусты Руслан.

Эзләүләр дәвам итә, ике сәгатьтән соң МЧС хезмәткәрләре икенче балкычының гәүдәсен табалар.

"Агым буйлап төштек, чама белән 2 километр уздык. Борылып өскә күтәрелдек, чөнки эзләү зонасын киңәйтергә кирәк иде. Һәм шул вакытта әтисенең мәетен таптык. Ул да шулай ук бозга ябышып каткан килеш ята иде», - дип сөйләде Денис Бессмертных.

Коткаручы, балыкчылар боз өстенә су агып чыкканын күргәч, юка, әле елга өслегендә тиешенчә катып бетмәгән боздан ярга чыгарга телиләр, дип фаразлый. Шул вакытта, бозлы «боткага» әләгеп, су астына китәләр. Өсләрендәге калын, кышкы киемнәрдә һава җыелу сәбәпле, алар су төбенә китмиләр. Гәүдәләре елга өстендә кала. Ә соңыннан түбән температура һәм салкын су үз эшен эшли – алар суда бозланып каталар.

Чаллының Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә кешеләр югалу турында башка гаризалар килмәү сәбәпле, эзләү эшләре туктатылган, - дип хәбәр иттеләр МЧСның матбугат хезмәтендә. Гариза берәү генә – әтиле-уллы Репиннар югалуы турында гына була. Коткаручыларның шәһәр кешеләренә тагын бер кат мөрәҗәгать итүләренә карамастан, югалган балыкчылар турында башка шылтыратучылар булмый.

Денис Бессмертных фикеренчә, моңа ике төрле аңлатма бирергә мөмкин. Балыкчылар туганнарына озак вакытка балыкка китүләре турында әйтәләр һәм шуңа әлегә аларны беркем дә эзләми. Яки калганнары үзләре котылып исән калганнар һәм бу турыда белдермиләр.

 

Эзләү операциясенең нәтиҗәсе: 24 чакрым ара, Чулман елгасы аквоториясенең 20 квадрат километры тикшерелгән. «Хивус» маркалы өч судно территорияне тикшерә һәм патрульдә тора. Һавадан әлеге җирне Ми-8 МТВ һәм пилотсыз «SuperCam S-350» вертолетлары тикшерә. Эзләү-коткару эшләренә барлыгы 117 кеше һәм 33 техника берәмлеге җәлеп ителә.

Социаль челтәрләрдә утыручылар әлеге вакыйгага төрлечә караш белдерделәр. Бер яктан, Чаллы кешеләре вафат булган балыкчыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты. Икенче яктан – балыкчыларның үз гомерләрен куркыныч астына куюларына, битараф булуларына ачулы иделәр.

"Бозга кергәндә алар үзләренең якыннары турында уйладылармы икән? Туганнарын нинди кайгыга салачакларын уйлап карадылармы икән?» - дигән сораулар биргән Чаллыда яшәүче бер ханым.

"Минем әти балык тоту фанаты. Бозның калын булып катканын булса да көтеп торырга кушабыз, аңламый! Йөри бирә. Без әни белән инә өстендә утырган кебек, ә үзе уйлап та бирми», - дип язган икенче бер ханым.

Коткаручылар да күп тапкырлар кисәттеләр һәм кисәтүне һаман да дәвам итәләр: юка бозга керү куркыныч!

"Хәзерге вакытта Чулман елгасында боз калынлыгы якынча 2 см. Әле аны астан су агымы белән юып тора. Шулай ук Түбән Кама ГЭСыннан һәрдаим су бәреп тору сәбәпле, аның күләме «уйный». Шуңа күрә, хәзер бозга чыгу, үз-үзеңә кул салу белән бер»,- дип аңлата коткаручылар.

Ләкин балыкчылар бу сүзләргә игътибар итмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар