Логотип
Яңалыклар

Йолдыз Миңнуллина: "Бүгенге шагыйрьләрне эстрада тәрбияли" (видео)

"Ялкын" журналының баш редакторы фикеренчә, татарның бөтен дөньяга күрсәтерлек әсәрләре бар.
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов, Гөлүзә Гыймадиева). “Ялкын” журналы баш редакторы, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында бүгенге заман шигърияте, иҗат ияләренә хакимият ничек ярдәм итәргә тиешлеге, бүгенге шигърияттә ни сәбәпле бәхетсез мәхәббәт темасының еш кабатланган тема булуы, шагыйрьләрнең шигърияткә ни сәбәпле дулкын булып килүе турында сөйләде.

“Ни өчен без буын булып күренәбез?”

- Йолдыз, элек тә шулай булган, хәзер дә шулай кебек - шигърияттә шагыйрьләр дулкыннар кебек килеп керә. Ул илдә барган процессларга бәйлеме әллә аерым шәхесләргәме?

- Тегесе дә бардыр, монысы да. Ниндидер тарихи чорлар кешеләрне үз сүзләрен әйттерергә мәҗбүр итәдер, барыбер. Бәлки шуңа иҗатка буынлап киләләрдер.

Ләкин ул барыбер эзлекле процесс. Бер җирдә шагыйрьләр буын булып күренсә, аның бәлки дәвамчы буыны да бардыр, ләкин анысы буын буларак күренми калырга мөмкин.




Мәсәлән, үзебезне генә алыйк. Без, ягъни бер төркем яшьләрне бер буын буларак күзаллыйлар. Ни өчен ул буын булып күренә? Чөнки заманында Язучылар Союзында Илфак абый Ибраһимов эшләгәндә, безне күреп алды. Әһә, университет тирәсендә яшьләр шигырь язалар, җыелышып укыйлар икән. Ул безне төрле кичәләргә чакыра башлады, безне күрсәтте һәм шулай буын итеп формалаштырды. Әгәр дә ул эш эшләнмәгән булса, бәлки без дә берәм-берәм булып кайсыбыз бер җирдә, кайсыбыз икенче җирдә йөргән булыр идек. Бер буын булып күренмәс идек. Болар барысы да буын булып формалашуга тәэсир итәләрдер дип уйлыйм.

“Яңа дулкынның яңа проектын әзерлибез”

- Сездән соң нинди дә булса буын бармы?

- Заманында “Яңа дулкын” дигән бер проект эшләгәннәр иде. Татарстан язучылар Союзы һәм Камал театрыннан Фәрит абый Бикчәнтәев инициативасы белән эшләнгән әйбер иде ул. Шулай итеп, яшьләрне халыкка күрсәтү, өлкән язучыларга күрсәтү эше эшләнде.

Бүгенге яшь язучыларны әле алай күрсәткән юк иде. Менә ноябрьдә, Алла боерса, без киләсе “Яңа дулкын”ның яңа проектын әзерлибез. Анда бездән соң килгән яшьләр булачак. Алар бар һәм алар шактый. Бүгенге көндә 23 автор үзенең эшен җибәрде. Бүген без ул эшләрне карый башлыйбыз.

Бер буынны инде без проект итеп чыгармый калдык - алар инде укып бетереп төрле җирләргә таралыштылар. Кем районга кайтып китте, кем Мәскәүгә күченде.

Ул буынны күрми калуыбызны хатабыз дип санап, без ноябрьдә, Алла боерса, яңа килә торган яшьләрне бергә туплап, шундый проект эшлибез. Тамашачы да аларны күрер, аларны яратыр дип ышанасы килә.





“Бүгенге заман укучысы, шигырьне яза”

- Бүгенге заман укучысына шигырь кирәкме? Шигырь укыймы ул һәм нинди шигырьләр укый?

- Бүгенге заман укучысы, беренче чиратта, шигырьне яза. Нинди шигырьне укый, анысын әйтә алмыйм.

Хәзер берәү дә шигырь укып утырмый бит инде дигән сүзләр ишеткән бар. Бәлки укып та утырмыйдыр. Үзе яза торган кеше укыйдыр инде ул барыбер. Һәрхәлдә, күңеленә ниндидер сый кирәк бит инде, әйеме?

“Шигырьне укысыннар өчен ул сәхнәдән яңгырарга тиеш”

Шигырьне укысыннар өчен, миңа калса, ул сәхнәдән яңгырарга тиеш. Әле бүген генә хат килде. Контактта без төрле шигырь сөючеләр белән язышабыз. Сез андый шигырьләрне кайдан табасыз дип язалар (Мөдәрис Әгъләм шигыре турында сүз бара). “Менә бит безнең әдәбият нинди бай икән!”, - дип сокланалар. Әгәр дә без ул шигырьләрне яңгыратмасак, үзебезнекен генә түгел, ә гомумән татар әдәбиятын яңгыратмыйбыз икән, кеше аны каяндыр эзләп тапмаска да, белмәскә дә мөмкин. Ә ул яңгырый икән,  кешегә барып җитә һәм кеше китапка тартыла.

“Яшьләр шигырендә бүгенге эстрада аһәңе кайтаваз булып яңгырый”

- Хәзерге заманга публицистик темага язучы шагыйрьләргә караганда, мәхәббәт турында, аеруча бәхетсез мәхәббәт турында язу хас. Менә моның сәбәбе нәрсәдә?

- Физикада шундый канун бар. Энергия юктан бар булмый һәм юкка да чыкмый. Ул бер җисемнән икенче җисемгә тапшырыла һәм бер рәвештән икенче рәвешкә күчә дигән. Шигърияттә булган күренешләр шул канунга буйсына кебек. Бер күренеш тә юктан бар булмый. Ул каяндыр җыелып килә.

Әгәр без бүгенге массачыл шигърияткә күз салабыз икән, кеше нәрсә ишетә, шул турыда яза.

Ә без күбрәк нәрсә ишетәбез? Без ишетәбез эстраданы, шоу-бизнес җырларын дип әйтик. Һәм күпчелек - мин бөтен кеше турында әйтә алмыйм - мәсәлән, безнең журналга килгән балаларның, яшьләрнең шигырьләре эстрада аһәңен кайтаваз булып яңгырата. Анда юлы-юлы белән шул җырлардан өлешләр кабатлана. Буынны шушы әйбер тәрбияли булып чыга. Үзенең ниндидер энергиясен тапшыра.

Ә публицистик шигърият, миңа калса, барыбер трибуна шигърияте. Ул өйдә утырып, кәгазьгә язып, өстәлгә салып куеп, вакыты килгәч, китапка кертә торган шигърият түгел. Әгәр дә ул языла икән, ул бүген яңгырарга тиеш. Ул яңгырау өчен, каяндыр сәхнәдән уку өчен языла. Андый шигърият ул нәкъ менә шул бүгенге көн идеяләрен җиткерү һәм шул идея тирәсендә берләштерү өчен языла. Бүгенге көндә андый шигърият юк дип әйтмәс идем мин. Бар ул. Туксанынчы еллардан килгән шигърият бар. Шуның дәвамчылары бар. Әйтик, Рүзәл Мөхәммәтшин шигъриятен мин бер дә “елак” шигърият дип әйтә алмый.

“Йолдыз шигырьләреннән асфальт исе килә”

- Синең иҗатың турында “Аның шигырьләреннән асфальт исе килә дип”, әйткәннәрен ишеткән бар. Хәзер шәһәр культурасы, авыл культурасы дигән шундый күренеш барлыкка килде. Шәһәр татар яшьләрен үстерергә кирәк дигән фикердән чыгып уйлаганда, авыл һәм шәһәр укучысына атап язу кирәкме?

- Миңа калса, шагыйрь атап язмый. Ул үзен танып-белергә тырыша.

Асфальт исенә килгәндә. Беренчедән, мин шәһәр баласы, шәһәрдә үскән кеше. Минем өчен нәкъ менә Казан шәһәрендә үсүем, аны тоюым, үземне шушы шәһәр вәкиле итеп тануым беренчел булгандыр. Аннан соң, шәһәрдән кала, син татар. Татардан кала, син төрки. Син шулай эзләнәсең, геннарның эзлеклелеге буенча артка таба барасың һәм үз дөньяңны киңәйтә-киңәйтә барасың. Шул танып белү процессында синең дөньяны танып белүең төрлечә чагылырга мөмкин һәм асфальт исе дә килеп киткәләргә мөмкин.

Мин авыл һәм шәһәр шигъриятенә бүлмәс идем. Бер кеше дә: “Ай, мин авыл тематикасы языйм әле. Ай, мин шәһәр тематикасына языйм әле”, - дими. “Ай, нишләп әле минем шәһәр турындагы шигыремә кылганнар килеп керде әле”, - дип сызланып утырмый инде барыбер. Ул нәрсә тоя, ничек тоя - шулай яза.

“Татар яшьләре руслашмасын өчен тарихны өйрәнергә тиеш”

- Шәһәрдә торучы татар яшьләрен, аларның татарлыкларын уяту өчен, алар руслашмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Белем бирергә, тарихны өйрәтергә. Аларга үзләренең затлы милләт икәнлеген исләренә төшерергә кирәк.

- Иҗат әһелләре бу өлкәдә нәрсә дә булса эшли аламы?

- Иҗат әһелләре иҗатларында менә шул әйберләр турында сөйли ала.

“Иҗатка хакимият берничек тә ярдәм итә алмый...”

- Без сәнгатькә, иҗатка хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш дигән сүзләрне еш ишетәбез. Ничек уйлыйсың, шагыйрьгә хакимият ярдәм итәргә тиешме, әллә ул шигырь күңелдән чыгамы?

- Иҗатка хакимият берничек тә ярдәм итә алмый.

– Шулай дип еш әйтәләр бит – хакимият сәнгатькә ярдәм итәргә тиеш, хакимият иҗат әһелләренә хәерхаһлы булырга тиеш, булышырга тиеш, үстерергә тиеш.

– Бәлки иҗатын күреп алырга һәм таратырга булышырга тиештер... Ләкин иҗатның үзенә хакимият берничек тә ярдәм итә алмый, чөнки иҗат – ул башка өлкәдән килә торган әйбер. Дәүләттән түгел.

“...әмма таныта ала”

- Шундый фикерне язучылардан еш ишетергә була. Син моның белән килешмисең, димәк?

- Юк, мин таныту өлкәсендә килешәм. Бездә бит инде шундый күренеш бар. Кеше читкә китә һәм анда таныла икән, без аны монда күтәреп алабыз. Ә нишләптер кешене үзебездә менә шулай үстереп, читкә чыгару бик сирәк күренеш. Миңа калса, бу провинция, авылчанлык билгесе. Чөнки әгәр дәүләт, дәүләт тә түгел, шәһәрнең, авылның үз-үзенә ышанычы бар икән, ул үзен җирдә нык басып торам дип тоя икән, ул үз өлкәләрен үстерә һәм аны дөньяга чыгара. Әйтик, фән өлкәсендә үз галимнәрен үстерә, үз ачышларын ясый. Шул ук сәнгать өлкәсендә үз сәнгать әһелләрен үстереп дөньяга чыгара һәм шуның белән горурланып яши. Ә бездә исә болай: кеше читтә танылды һәм без аның белән горурланабыз. Миңа калса, бу бик үк дөрес юнәлеш түгел.

- Сез үзегез дә яшьләрне таныту буенча эшчәнлек алып барасыз.

- Әйе, менә дүртенче ел була бугай инде. “КАЛЕБ” яшьләр җыены дип атала инде ул. Анда шагыйрьләр генә түгел, ә сәнгатьнең төрле өлкәсендә эшли торган яшьләр берләшә.

Беренчедән, ул бер-беребезне күтәрү, уртак проектлар ясау өчен оешкан иде. Алга таба инде без аны үстердек. Безнең әдәбиятыбызда, музыка, сәхнә сәнгатебездә, рәсем сәнгатендә булганны башкаларга күрсәтү, исләренә төшерү кебек кичәләр үткәреп һәм төрле өлкәдә эшли торган яшьләрне сәхнәгә чыгарып, алар белән таныштыру, аларның иҗатын күрсәтү өлкәсендә менә шундый эш алып барыла.

“Тукайны да заманында бөтен кеше дә аңламаган”

- Бөтен нәрсә гади, халыкчан булырга тиеш дигән фикер бар. Мисал итеп, аңлаешлы булган Тукайны китерәләр. Шул ук вакытта яңа формалар эзләүчеләр дә бар. Шигърият ул массакүләм булырга тиешме, әллә кеше шигырьне укыгач, бу шагыйрь нәрсә әйтергә теләде икән дип уйланып утырырга тиешме?

- Беренчедән, Тукайны да үз заманында бөтен кеше дә аңламаган. Аны хәзер дә бөтен кеше дә ахырына тиклем аңлап җиткерми. Тукай да тел, форма юнәлешендә эзләнгән һәм шигъриятен карасак, ул бертөрле генә түгел.

Шигърияткә килгән һәр кеше эзләнә, ул үз тавышын эзли. Ул форма юнәлешендә дә, авазлар юнәлешендә дә эзләнә.

Бу һәр буын шагыйрьләрендә дә бар. Мәсәлән, Марсель абый Галиевның кичәсе булды. Аның да башлангыч чоры – ул эзләнү вакыты. Аның традицион булмаган шигырьләре дә шактый. Мәсәлән, миңа укырга биргән шигыре гомумән традицион түгел. Без аны “Ирекле шигырь” дип атыйбыз.

Бездә бөтен нәрсә такмакка охшамаган булса, шул ирекле шигырь. Хәсән Туфан шигъриятен алыйк. Такташ шигъриятендә дә шулай ук бик күп эзләнү чорлары бар. Әгәр дә андый эзләнү юк икән, миңа калса, ул катып калганлык. Үсеш булсын өчен барыбер ниндидер эзләнү булырга тиеш. Бәлки ул эзләнү башлангыч чорында аңлашылмаска, барып җитмәскә мөмкин. Ләкин менә бит син шул эзләнү аша нәрсәгәдер киләсең. Синең бүгенге көнгә туры килгән тавышыңны эзлисең.






“Тема киңлеге җитми”

- Иҗатта ниндидер торгынлык бар кебек. Ул бөтен өлкәләрдә дә шулай. Эстрадада да, сәхнәдә дә. Иң элек русларда барлыкка килә, аннан соң күчермә рәвешендә генә бездә барлыкка килә. Безнең шигърияткә нәрсә җитми? Әллә барысы да камил һәм тулымы?

- Белмим. Массачыл шигърияткә бәлки тема киңлеге җитмидер. Нәрсә җитми дип әйтә алмыйм инде мин.

- Нинди темалар җитми?

- ... икенче яктан караганда, бөтен шигъриятне карап чыксаң, безнең темалар шактый бай, бик киң. Алар көн саен яңгырап тормагач, без аларны кайвакыт белеп кенә бетермибез. Шул ул Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов иҗаты булсын, алардан соң килгән буын Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкәрнәй. Аларда искиткеч киң темалар. Шуңа күрә тема тарлыгы дип тә әйтеп булмый. Белмим, нәрсә җитмидер.

- Санап кителгән исемлектә бер генә яшь кеше дә юк.

- Мин моны тыйнаклык дип әйтимме соң?! Яшьләргә барып җитмәдем әле. Рәмис Аймәт, Чулпан Зариф, Эльмира Җәлилова, Гөлнур Корбанова, Луиза Янсуар алардан соң килүчеләр. Безнең буын, барыбер, әле ул эзләнүдә. Без бу теманы эшләп карыйбыз, киләсе теманы эшләп карыйбыз.

“Яңа буын яшьләр проза әсәрләрен яза”

- Тагын менә шундый фикер бар. Ялкау әдәбиятны шигырь баса дигән.

- Юк, мин моның белән килешмим.

- Проза әсәрләрен язучы яшьләр бармы?

- Бар. Менә бүгенге бездән соң килә торган яшьләр күбрәк проза юнәлешендә һәм алар шактый кызык эшлиләр. Аларны әле күргән генә юк. Безгә көн саен диярлек язма җибәрүчеләр бар. Балалар 20 шәр битле повестьлар яза. Мин аның сәбәбен нәрсәдән күрәм? Безнең әдәбият шактый бай дибез бит инде. Балалар әдәбияты шактый әйбәт безнең. Балалар өчен китап нәшриятында китаплар да чыгып тора. Ләкин бер буын кала - 12-18 тирәсендәге үсмерләр әдәбиятын бүгенге көндә бик бай дип әйтеп булмый. Элекке заманда, Совет чорында, үсмерләр өчен махсус эшләнгән әсләр булган. Ә бүген ул юк һәм безнең бүгенге балалар - мәктәпләргә йөрибез, сорашабыз - рус, чит ил әдәбиятын укый. Үзебезнеке юк. Алар русча укыгач, русча яза башлыйлар.

Без бу проблема белән беренче тапкыр Рүзәл Мөхәммәтшин белән Балтачка баргач очраштык. Бер бала повесть язган. Үсмерләр өчен повесть. Аны матур итеп язган, дәфтәр итеп ясаган һәм бөтен класс шушы повестьны кулдан кулга йөртеп укый, чөнки аларга менә шундый әсәрләр җитми. Шуннан чыгып, быел без “Ялкын” журналында шундый проект эшләргә уйлыйбыз. Балалар, язучылар белән бергәләп эшләп, үзләре өчен проза әсәрләре тудырачак. Ул ноябрьдә башлана һәм февраль аена безнең шундый берничә әсәр туар дип өметләнеп калабыз.

“Инглизчә белүчеләр татарча, татарча белүчеләр инглизчә белми”

- Элеккеге заманда татарлар язган әсәрләр рус теленә тәрҗемә ителеп танылу алган. Хәзер бездә язылган әсәрләр арасында Россия, йә булмаса, дөнья аренасына чыгарлыклары бармы?

- Бар. Нишләп булмасын?! Бүгенге көнне генә чикләнмәсәк, безнең үткәндә дә бар. Алар искиткеч, дөнья күләмендә яңгырарлык әйберләр.

- Ә ни өчен алар чыгарылмый? Бу тыйнаклыкмы әллә акча җитмәүме?

- Безнең инглиз телен белүчеләр татар телен белми, ә татарлар шигъриятне тәрҗемә итәрлек дәрәҗәдә инглиз телен белми.

“Чын иҗат беренче юлында ук күңелгә тия”

- Безнең уку йортларында да иҗат түгәрәкләре бар. Талантларны күрергә, үстерергә кирәк дип әйттек. Иҗатчылар арасында ничек чын иҗатны күреп үстерергә була?

- Чын иҗат беренче юлында ук күренә. Ул сиңа тия. Ләкин бу баланы мин күрдем, ул миңа тиде, ә монысы тимәде дип анысын читкә этәрергә ярамый. Беренче бала эшен ташларга, ә икенчесе үсеп җитәргә мөмкин. Шуңа күрә барысы белән дә эшләргә кирәк. Әгәр дә анда язу теләге туа икән, берсен дә читтә калдырырга ярамый.

- Иҗатчыга үзен таныту өчен нинди ысуллар бар?

- Минем үземнең андый тәҗрибәм юк, чөнки башлап танылыйм әле дип йөргән кеше дип әйтә алмыйм үземне.

Мин дөньяга чыкканмын икән, бу бездән өлкәнрәк буынның эше. Бу - алар күреп алып күрсәткән эш һәм шуңа күрә үзеңә дә нәрсәдер эшләргә кирәк. Мин төгәл киңәшләр бирә алмамдыр. Бүгенге көндә аның ысуллары шактый. Интернет, мәсәлән. Күпчелек яшь иҗатчылар үз төркемнәрен алып бара. Шулай танылу мөмкин.

"Без татарча уйларга тиеш”

- Татар руслаша дип кайгырабыз, аеруча яшьләр руслаша дибез. Мондый проблема бармы?

- Монда ике яклы карарга була. Мәсәлән, без үскән чорда Казан кешеләре күбрәк русча сөйләшә иде. Хәзер шәһәрдә кешенең татарча аралашуын еш ишетергә мөмкин. Миңа калса, ул яктан татар телендә сөйләшүчеләр артты, ләкин туксанынчы елларда алынган мөмкинлекләр кимеде, чөнки әгәр дә без үскән чорда Казанда берничә гимназия татарча белем биргән булса, бүген аларның татарча дигән исеме калса да, күпчелек гимназиялар рус телендә - татар телен татарча укытыла һәм калган фәннәр рус телендә бара. Мин бер генә - 2 гимназиянең генә татар телендә укытканын беләм. Районнарда да шул ук хәл. Ни өчен? Чөнки БДИ га әзерләнергә кирәк, ә ул рус телендә.

Фәнне алсак, мәсәлән, мехматта Галимҗанов Әнис Фуатович татар телендә укыта иде. Бүгенге көндә андый мөмкинлек юкка чыгарга мөмкин. Ә фәне үз телендә булмаган, русча уйлый торган милләт – белмим. Матур күренеш түгелдер дип уйлыйм. Без әгәр дә үзебезнең төбәктән дип әйтик, безнең үз фәнебез, ачышларыбыз булсын дип телибез икән, безнең фәнебез дә татарча булырга тиеш. Без татарча уйларга тиешбез.

“Асфальт исле шигырь”

- Шагыйрь кеше шигырен укымаса дөрес булмас, үзеңнең күңелеңә иң ошаган шигыреңне укы әле.

- Минем хәзер асфальт исе сирәгрәк килә инде. Ярар, асфальт исе белән.

Эрегән шәһәргә яңадан туң бәреп, 
фонарьлар кабынган чагында, 
кытыршы кулларым бу кичтән элгәре 
кагылган сызыклар тынлыгын сагына.

һәм йөзә кыйшайган түбәләр өстеннән 
әллә ай, әллә ят галәмнәр корабы, 
аннан күк йөзенә битараф төс иңә. 
син, шуңамы, бүген ятсынып карадың.

мин, шуңамы, бүген тар балкон киңлеген 
сулап булмас куе төтенгә тутырдым. 
галәмнәр сугышын кешелек иң элек 
бу кичтә үзенә оттырды.

сылтама: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар