Логотип
Яңалыклар

Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин сайлау участогына беренче булып килде

 "Бүген иртәнге сәгать 8дә Яшел Үзән шәһәре һәм районында 95 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Аларның барысы да сайлауны югары дәрәҗәдә уздыру өчен тулысынча әзер. Яшел Үзән районында барлыгы 50220 сайлаучы теркәлгән.

Васильевоның 1555нче сайлау участогына, беренчеләрдән булып, гражданлык бурычын үтәргә дип район башлыгы Александр Тыгин килде. Елның төп сәяси вакыйгасында катнашучы җитәкче фикерләре белән дә уртаклашты: "Яшел Үзәндә яшәүчеләр гомер-гомергә республиканың патриотлары. Без үсеш, алга бару яклы һәм реаль позитив үзгәрешләрне күрәбез. Бу үзгәрешләр Татарстан Командасы – Президентыбыз командасының эш нәтиҗәсе", - диде ул.

"Безнең гомуми бурычыбыз – республика үсешен дәвам итү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалану. Ә моны Яшел Үзәннең районы һәм шәһәренең һәр кешесе бүгенге сайлауларда катнашып, депутатларыбыз өчен тавыш биргәндә генә тормышка ашырып була. Республиканың көчле Президенты, көчле командасы, үсеш стратегиясе бар.
Хәл итәсе мәсьәләләр күп, алар катлаулы һәм хакимиятнең барлык өлкәләрендә дә игътибарын таләп итә торганнар, әмма иманым камил: алар Татарстанда яшәүче һәр аерым кеше өчен файда китерерлек итеп хәл ителәчәк. Чөнки без – команда!", - дип ассызыклады Александр Тыгин.

чыганак - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар