Логотип
Яңалыклар

Яшь режиссерлар имтихан тота

Татарстанның мәдәни тормышында зур вакыйга көтелә: 9-14 декабрь көннәрендә Казанда IX «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Әлеге фестиваль Казанда 2009 елдан башлап уздырыла. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештыра.

Быел яшь режиссерлар тамашачыларга 15 спектакль тәкъдим итәчәкләр. Алар арасында түбәндәге спектакльләр бар: «Агыла да болыт агыла» (Г. Камал театры, Айдар Җаббаров), «Миркәй белән Айсылу» (Г. Камал театры, Илгиз Зәйниев), «Концлагерьчылар» (Буа дәүләт драма театры, Тимур Кулов), «Яратылмый калган ярлар» (Чаллы дәүләт татар драма театры), «Яшенле яңгыр» (С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, Зиннур Сөләйманов) һ.б.

Спектакльләр берничә мәйданчыкта узачак: Г. Камал театрының ике сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Болак буе яшьләр театрында, «Угол» иҗат лабораториясендә һәм «Әкият» курчак театрының кече залында. Билет бәяләре – 150-200 сум тора. Алар инде сатуда бар.

Фестиваль яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыларга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә (фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куелган спектакльләр катнаша. Башкача чикләүләр юк).

Бу фестивальдә җиңүчеләр ачыкланмаячак, бүләкләр тапшырулар булмаячак. Яшь режиссерлар Казанга иң беренче чиратта аралашу, бер-берсеннән, педагоглардан белем алу, бер-берсенең эшләрен күрү, үзләренең хаталарын ачыклау, киләчәккә планнар кору өчен җыела.

Фестивальнең тулы афишасы белән Камал театры сайтында («Проектлар» сәхифәсе») таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар