Логотип
Яңалыклар

«Ярдәм» фонды: цифр һәм фактларда

Кичә «Ярдәм» хәйрия фонды 2018 елдагы социаль эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Шул уңайдан аларда фонд җитәкчелеге, фондың дуслары һәм ярдәмчеләре катнашында зур чара узды.  

2018 елда фонд тарафыннан алып барылган социаль эшчәнлеккә нәтиҗәне «Ярдәм» фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов ясады. 

Аның чыгышында яңгыраган кайбер цифрлар  һәм фактлар: 

 

*«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды даими нигездә төрле категория инвалидларга ярдәм күрсәтә. 2018 елда гына 1200 инвалидка булышлык ителде. Бер ел эчендә генә «Ярдәм» фонды тернәкләндерү курсларында 700 дән артык инвалид катнашты

 

* Бер ел эчендә укыту-тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» дип аталган биш курс узды. Анда Луи Брайль системасы буенча язарга һәм укырга, компьютерда эшләргә, җирлектә җайлашырга һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәтелде. Курсның төп максаты – күрмәүчеләрне мөстәкыйльлеккә өйрәтү, үз-үзләренә ышаныч уяту. 

 

* Ишетмәүче һәм начар ишетүчеләр өчен 3 тапкыр «Сөйли торган куллар» дип аталган курслар узды. Ел дәвамында «Ярдәм» мәчетендә ишетмәүчеләр өчен дәресләр укытыла, җомга вәгазе ишарәләр теле (сурдоперевод) белән аңлатып барыла.  

 
* 2018 елда коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы инвалидлар өчен «Бер-беребезгә булышыйк» дип аталган курслар 3 тапкыр оештырылды.  

 
* «Гаилә учагы» йортында тәрбияләнүче балалалар мәктәп укуларын дәвам итә, төрле спорт секцияләренә йөри. Алар барлык медицина тикшеренүләрен үтте, ике баланың инвалидлыгы алынды.  

 
* «Ярдәм» фонды, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республиканың төзәтү учреждениеләрендә алып барган зур күләмле эшне куәтләп, хөкемгә тартылган мөселманнар янына планлы рәвештә бару һәм колонияләрдә чаралар уздыруны оештыруга, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүчеләрне эшкә урнаштыруга хәлдән килгәнчә ярдәм итә

 
* 2018 елда эчкечелектән, наркомания һәм уен зәхмәтеннән интегүчеләр өчен «Ярдәм-Помощь» дигән тернәкләндерү үзәге үз эшен дәвам итте.  

 
* Рамазан аенда матур гадәт буенча «Ярдәм» мәчете янындагы чатырларда көн саен 1200 кешегә – ифтарлар, 300 кешегә сәхәрләр уздырылды. Чатырларга кунак булып мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ятимнәр, аз керемле кешеләр, мәхәлләдәге мохтаҗлар килде. Гомумән алганда, узган Рамазанда чатырларда 45 меңнән артык кеше авыз ачты һәм сәхәр ашады.  

 
* Корбан гаетен бәйрәм иткән көннәрдә теләгән һәркем өчен хәйрия ашлары уздырылды һәм корбан ите таратылды. Гомумән алганда, 5 меңнән артык кеше корбан ите алды.  

 

* Ел дәвамында «Ярдәм» мәчете карамагында социаль ашханә эшли, анда мохтаҗлар кайнар ризык белән туклана. 

 
Мөһим вакыйгалардан шушы чараларны билгеләп үтеп була:  

 
* «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты буенча РФ Президенты гранты бирелү. Әлеге программа күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрне төрле яктап тернәкләндерергә мөмкинлек бирә. Грант буенча 225 кеше Брайль системасы буенча язарга һәм укырга, компьютерда эшләргә һәм җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәнә. 

 
* «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды, республикадагы гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Президенты премиясе лауреаты булды. Бу гамәл фонд эшчәнелеген югары дәрәҗәдә тануны күрсәтә.  

 
* «Ярдәм» фонды өч ел дәвамында барган төзекләндерүдән соң Балтач районы Бөрбаш авылында малайлар өчен пансионат ачты. Хәзерге вакытта пансионатта 13 бала яши.  

 

* «Игелекле Казан» проекты белән хезмәттәшлек кысаларында «Ярдәм» фонды махсус автобуста торыр урыннары булмаган, мохтаҗ кешеләрне кайнар ризык белән сыйлый. Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк.  

 
* Меценатлар көче белән футбол кыры өр-яңадан ясалды. Хәзер ул заманча таләпләргә туры килә һәм инвалидларга спорт белән шөгыльләнергә – футбол, волейбол, баскетбол һәм теннис уйнарга мөмкинлек бирә.  

 
* Узып баручы елда ишетмәүчеләр һәм начар ишетүче яшьләрдән «Ярдәм» футбол командасы тупланды. Авырулары көчле булуга карамастан, команда шәһәрнең футбол лигаларында алдынгы урыннар яулый.  

 
* «Ачык йөрәкләр» фонды теләктәшлеге белән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, Казанда беренче инклюзив уен паркы ачылды. Әлеге паркта балалар мәйданчыгы һәм өлкәннәр өчен тренажерлар зонасы бар.  


фоторепортаж: http://syuyumbike.ru/photoreportaj/?id=8405#step1
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар