Логотип
Яңалыклар

​Яңа Lada Granta кирәкме? Циркка килегез!

Цирк бинасында узачак «Манзара» спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасына килгән тамашачылар арасында машина уйнатылачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.  

 

«Манзара» спорт-музыкаль премиясен тапшыру инде традициягә әйләнеп бара. Быел татар эстрадасының күренекле артистлары чыгышлары көрәш буенча ярышлар белән үрелеп барачак. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел бәйгедә Татарстан районнарында җиңгән көрәшчеләр генә түгел, Эскархан Осканов (Казакъстан), Голиб Ахмедов (Үзбәкстан), Махмат Миров (Тадҗикстан), Турал Азимов (Төмән) кебек дөнья чемпионнары да катнашачак. Оештыручыларның әйтүе буенча, күпләрне «Манзара»да Раил Нургалиевның кабат көрәшергә җыенуы шактый өркетә. Ул узган ел җиңеп, чемпион билбавына лаек булды. (Сүз уңаеннан, әлеге билбау фианит ташлар белән бизәлгән, алтын белән йөгертелгән. Быелгы билбауның бәясе 150 мең сум торачак. Киләчәктә аны иясе аукционга куеп сата да алачак. «Манзара» барган көнне, теләүчеләр Раилнең узган ел җиңеп алган билбавы белән фотосурәткә дә төшә алачак.) 

Җырчылар арасында исә төп кунак – Салават булачак. Бу гаҗәп түгел, чөнки ул бит үзе дә спортчы. Тамашачылар каршында тагын Илсаф, Нурзадә, Динар Шәймарданов, Римма Никитина һәм башкалар чыгыш ясаячак.  

– Спорт белән музыканы берләштергән бу тамашада мин бик теләп катнашам, – диде Римма Никитина. – «Манзара» минем тормышта зур роль уйнарга өлгерде инде. Санкт-Петербургта яшәүче продюсерым белән килешү төзедек менә, ә ул мине узган ел нәкъ менә «Манзара»да күреп калган булган... 

Тамашаның иң күңелле нокталарының берсе – чемпион билбавын тапшыру булса, икенчесе – тамашачылар арасында лотерея уйнату булыр, мөгаен. Иң бәхетле кеше бу көнне цирктан яңа машина белән кайтып китәчәк. Лотереяда бары тик сатып алынган билетлар гына уйнатылачак, чакыру билетлары белән килүчеләр бу уенда катнаша алмаячак.  

«Манзара»ның продюсеры, проект авторы Айдар Шәймәрданов әйтүенчә, кассада инде тагын 200 билет кына калган.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар