Татарстанның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында Казан дәүләт мәдәният институты зур урын биләп тора.
Бу әлеге уку йортында эстрада йолдызлары, сәхнә тотучы биючеләр, музыкантлар белем алуы белән генә бәйле түгел. Мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы кадрлар әзерләү – институтның турыдан-туры бурычы. Моннан тыш, ул үз алдына заманча бурычлар да куя – иҗади продуктны (ул җыр булсынмы, биюме, гамәли сәнгать үрнәгеме) икътисадның реаль секторына яраклаштырып тәкъдим итү.
Шушы максаттан, 2021 елның гыйнварында «Фән» милли проекты кысаларында институт базасында Инжиниринг үзәге ачылган. Үзәктә махсус фәнни-тикшеренү лабораторияләре, профессиональ экспертлар һәм төрле өлкәдәге инженерлар эшли.
Бүген студентлар өч юнәлештәге лабораториядә: костюм дизайны һәм текстиль, агачны сәнгати эшкәртү, сәнгати керамика бүлегендә тәҗрибә туплый ала; биредә милли бизәкле киемнәр тегәләр, балчык, киез белән эшлиләр, милли тематикалы аксессуарлар җитештерәләр.
«Без студентларны станоклар артына утыртып, шушы станокларда эшләргә өйрәтергә түгел, ә сыйфатлы, кирәкле идеяләр уйлап табып, аларны тормышка ашырырга өйрәтергә тырышабыз, – ди кафедра мөдире Мәдинә Мәхмүтова. – Әлеге үзәк студентларыбызга үз идеяләре белән халыкара мәйданга чыгарга булыша. Бүген иҗади продукт икътисадның реаль секторы белән яраша алырга тиеш».
Быел 9 декабрь көнне Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында узган «Үз эшләребез белән Ватанны данлыйбыз» дип аталган концертта шушы үзәктә тәҗрибә узган студентларның эшләре белән якыннан танышырга мөмкин иде. Яңа ел чыршысын милли тематикадагы уенчыклар белән бизәү идеясе дә аларда быел гына тумаган. Милли бизәкле кәләпүшләр, милли киемле курчаклар, мендәрчекләр белән бизәлгән яңа ел чыршысы инде Мәскәүдә дә булып кайтырга өлгергән.
Салават Фәтхетдинов, Винера Ганиева, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова, Татьяна Ефремова кебек атаклы сәхнә йолдызлары белән бергә мәдәният институты студентлары, педагоглар, республикабызның сәнгать коллективлары катнашында узган бу хәйрия концерты Геройлар көне уңаеннан уздырылган иде. Җыелган барлык сумма махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм буларак тапшырылган. Чараны Казан дәүләт мәдәният институты «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт оешмасы белән берлектә оештырган.
Кунакларны фойедан ук җанлы музыка, Идел буенда яшәүче халыкларның милли киеменә киенгән егетләр-кызлар каршы алды, ә чыгышлар Татарстаныбызның милли колориты белән сугарылган иде. Тамашачылар арасында махсус хәрби операциядән кайткан егетләребезне гаиләләре белән күрү аеруча куанычлы булды.
Фотолар: Лилия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк