Уразага керәбез

Бүген кич, ягъни 26 май көнне мөселманнар беренче таравих намазы укыйлар. Бу хакта «Татар-информ» матбугат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. Шулай итеп, 27 май көнне Ураза башлана. Аның инде соңгы көне дә билгеле – 24 июнь.
25 июнь көнне исә Ураза Гаетен бәйрәм итәчәкбез.
Узган ел Казан шәһәрендәге 30 мәчеттә көн саен ифтар мәҗлесләре узган. Бу матур гадәт быел да дәвам итәчәк, диде мөфти. «Зур ифтар» – республика ифтары 15 июнь көнне «Теннис» академия үзәгендә булачак. Анда 10 мең кеше катнашачак дип көтелә.
Быел бирәсе фитра садакасының күләме дә ачыкланган: 100 сум һәм 600 сум. Күпме бирергә тиеш икәнлеген һәркем үзе хәл итә. Әгәр аның кесәсендә 198 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул хәлле кеше дип санала. Бу очракта аның фитра садакасының күләме 600 сум була һәм ул инде зәкәт тә түләргә тиеш.
Фидия садакасының (ураза тота алмаучылар мохтаҗларны ашату өчен бер көнгә бирелә торган садака) күләме быел 200 сум дип билгеләнгән. Әгәр кешенең гаиләсен ашатырга да мөмкинлеге юк икән, фитра садакасын ул инде үзе кабул итеп ала ала.
Татарстан мөфтие хәбәр иткән яңалыкларның тагын берсе: иртәгә алар Төркиядән 38 Коръән-хафизны каршы алачаклар. Аларның берничәсе Казан мәчетләрендә калачак, ә калганнары Татарстан районнары буйлап таралачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.