Тукай юбилеена – рәсем күргәзмәсе

7 апрельдә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйренең 130 еллык юбилеена багышлап, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан оешмасы “Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем...” дип исемләнгән күргәзмә ачты.


Габдулла Тукай музеенда рәсем күргәзмәләре даими оештырылып тора. Алар арасында, әйтик, Тукайның күңел халәтен ачкан “Көзге мизгелләр”, шагыйрьнең замандашларын һәм яшәгән мохитен күрсәткән “Тукай йолдызлыгы”, әкиятләренә нигезләнгән “Тукай  дөньясы”, Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган “Без сугышта юлбарыстан көчлебез...” дип исемләнгән күргәзмәләр уңышлы гына үтте.

 

 


Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан оешмасы белән берлектә әзерләнгән чираттагы күргәзмә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлана. Экспозицияне Чистайда яшәп иҗат итүче Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Минһаҗовның графика жанрында эшләнгән Габдулла Тукай портреты ачып җибәрә. Түбән Камадан Геннадий Капитовның “Шүрәле” графикасы, китап графикасы осталары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Тимергалина эшләре шагыйрьнең туган ягын сурәтли, шагыйрь әсәрләренә багышланган иллюстрацияләр Тукай иҗатының тирән фәлсәфәсен тасвирлый. Татарстанның халык рәссамы, станоклы графика остасы Александр Иншаков иҗат иткән рәсем Габдулла Тукайның балачагын күзалларга ярдәм итә. Күренекле рәссамнар Наталья Васильева һәм Любовь Григорьева әсәрләрендә, Александр Дерябинның “Курчаклар” сериясендә дә Тукай шигърияте аһәңнәре чагыла.

Күргәзмә 18 майга кадәр эшләячәк.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8480
    1
    108
  • 8909
    2
    59
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9868
    1
    56
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 сентябрь 2020 - 09:42
    Без имени
    Шамсия ярата белмэгэн,анламыйда яратунын ничек булганын.
    Парлы ялгызлар
  • 30 сентябрь 2020 - 15:34
    Без имени
    Аңлашылмады. Ире белән язылышмыйча яшәгәннәрмени? ЗАГСка барабыз дигән.
    Күз белән каш арасы...
  • 30 сентябрь 2020 - 16:46
    Без имени
    Ике тиле...
    Парлы ялгызлар
  • 29 сентябрь 2020 - 20:37
    Без имени
    Шундый матур язылган!Укыйсы да укыйсы гына килэ!
    Яшел кар
  • 28 сентябрь 2020 - 10:18
    Без имени
    Гел белмэсэ бик эйбэт. Бер ачуланышканда йорэк озгеч сузлэр ишетэсегез килмэсэ белдермэгез. Иргэ таянган иделгэ таянган дилэр. Таяк та бер ата. Гомер озак.
    Аналыгыңны алганнарын иреңә әйтергәме, юкмы?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...