Логотип
Яңалыклар

Ту-154 очкычында “Любэ”ның элекке бэк-вокалисты, татар егете Җәфәр Насыйбуллин да булган

Ту-154 корбаннары арасында “Любэ”ның элеккеге бэк-вокалисты Евгений Насыйбуллин да булган, дип яза Россиянең матбугат чаралары. Журналист Рафис Җәмдиханов үзенең социаль челтәрдәге битендә аның тумышы белән Мәскәүдән булса, тамырлары Нижгар татарлары яшәгән авылдан - Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай (Красная Горка) авылыннан икәнлеген хәбәр иткән. 
Евгенийның чын исеме - Җәфәр Насыйбуллин. Әйтик, http://www.kino-teatr.ru сайтында ул үз исеме белән Жафьяр Анберович Насибулин дип язылган.

Евгений (Җафъяр) “Любэ”да туксанынчы еллар башынада эшләгән. Аннан – Пятницкий хорына күчкән, соңрак – Александров хорына.

"Женя бездә “Любэ”ның иң беренче составларының берсендә эшләде. Беренче состав гап-гади төркем булса, без хор җырлары белән эш итә башлагач, профессионал-вокалистлар тупладык. Евгений Насыйбуллин безгә шул чакта килде дә инде. Байтак вакытлар узды. Аннары ул Пятницкий хорында эшләп алды. Күптән түгел генә ул Александров хоры белән безнең студиягә килде. Гаҗәеп очрашу иде. Бергә эшләгән чакларны искә алдык. Ул җайлы, йомшак, җылы кеше һәм яхшы профессионал, классик вокалист иде. Һәлак булганнар исемлеген карап чыккач, таныш фамилияләр шактый очрады, әмма Женя... бу коточкыч”, дип сөйләгән Ren.tvга Игорь Матвиенко. Ул Александров хоры белән күптән түгел – октябрь аенда гына бергә чыгыш ясаулары турында әйткән. “Женяның хормейстер буларак хор белән дирижерлык итәргә очкан бит. Ул уникаль профессионал. Мин аның кешеләр белән ничек эшли белүенә соклана идем”, ди ул.

Сафаҗай авылы советы рәисе урынбасары Әлфия Аләутдинова Евгений Насыйбуллинның чыннан да әбисе Сафаҗай авылыннан булуын раслады. “Самолет егылганда һәлак булганнарның барысы да жәл, Җәфәр үзебезнеке булгач тагын да жәл”, диде ул һәм авылда Насыйбуллиннарның кардәшләре яшәвен әйтте.

Җәфәрнең әбисе Хәтимә әби Сафаҗай авылында туып үскән, әтисе Әнвәр абый да Сафаҗайда туып, гаиләсе белән Шумерлига күченгән булган, аннары Мәскәүдә урнашып калган. Җәфәрнең өч туган кардәше, Мәскәүдә яшәүче Рамилә Айзетуллова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.: “Без - авылда, Җәфәр Мәскәүдә үскәч аралашып-белешеп яшәмәдек. Безнең Җәфәрнең шул самолетта булуын әтием шалтыратып әйтте”, дип ачыклык кертте.

“Җәфәрнең әбисе Хәтимә яшь чагында ук Мәскәүгә китеп Чувашиянең Шумерли кешесенә кияүгә чыккан. Хәтимә әби белән минем Гафирә әбием буртуганнар. Җәфәрнең әтисе - Әнвәр абый, әнисе Рәхилә исән дип әйтте әти. Тагын бер абыйсы булган, ул да мәрхүм дип ишеттем, дип сөйләде Рамилә Айзетуллова. - Җәфәр - артист кеше, гел гастрольләргә йөргән. Минем әниемнең абыйсының хатыны Зәйнәп әби туганнарыбыз арасында иң өлкәне – аңа 89 яшь. Ул Җәфәрләрнең әти-әнисе белән аралашкан, “Мин аларга барганда Җәфәр җырларга киткән иде”, дип сөйләде. Әтиемнән шалтыратып белештем - Җәфәрнең гаиләсе булган, җиде яшьлек малае калган”, диде ул.

Рамилә Айзетуллова Насыйбуллиннарның Казанда туганнары барлыгын хәбәр итте.

Искәртеп үтәбез: 25 декабрь иртәсендә Сочидан Сириягә юл алганннан соң Кара диңгезгә килеп төшкән очкычта 84 пассажир һәм экипаждан 8 кеше булуы билгеле. Сириягә баручыларның күпчелеге Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле коллективында катнашучылар булган. Шулай ук Беренче канал, НТВ һәм «Звезда» - барлыгы өч федераль каналның тугыз журналисты, доктор Лиза буларак танылган Елизавета Глинка һәм Россия Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты башлыгы Антон Губанков та әлеге очкычта сәфәр чыккан булган.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар