Логотип
Яңалыклар

Циркта ниләр булып ята?

Казан циркы моннан 11 ай элек ремонтка ябылган иде.  Ниһаять, әле буяу исләре дә җилләп бетмәгән, өр-яңадан төзекләндерелгән цирк бинасы 17 мартта, кичке алтынчы яртыда беренче тамашага чакыра.

Цирк сөючеләргә «Фиеста» тамашасы күрсәтәчәкләр. Программада – клоуннар да, этләр дә, атлар да һәм хәтта казлар-үрдәкләр дә бар. Ә программаның төп бизәге – дөньядагы бердәнбер жонглер аю – Яшка булачак.
Безне тамашадан битәр, бинадагы үзгәрешләр кызыксындыра. Өстәвенә, кызыксынган кешегә форсат та чыкты: бүген монда матбугат вәкилләре белән очрашу узды. Журналистларны кызыксындырган сорауларга Казан циркының директоры Дамир Шәрифуллин җавап бирде.

Яңалыклар фойедан ук башлана. Идән-түшәмнәр, стеналар бар да балкып тора. Күрер күзгә үк матур, күңелне күтәрә торган җылы төсләр – кызыл, сары, кызыл-сары... Күрсәткечләр өч телдә язылган: татарча, русча, инглизчә. Күрсәтмә такталарда татарча язулар юк икән, дип шау-шу чыккан иде бит, шуңа да махсус игътибар иттем: язулар өч телдә. Баксаң, аларны кабаттан ясатып алганнар, беренчесендә, дөрестән дә татарча язулар булмаган.

Театр гардеробтан башлана, дип кем әйткән әле? Менә шул, циркта да өр-яңа гардероб хәзер, уңайлырак, зуррак... Бәдрәфләр дә яңартылган. «Цирктагы иң беренче чиратта нәрсәләр алыштыруга мохтаҗ иде?» – дигән сорауга, Дамир әфәнде әнә шул бәдрәфләрне атады.

Үзгәрешнең күбесе, билгеле инде  залда һәм манежда. Тамашаларны хәзер яңа урындыкларга утырып караячакбыз. Идән түшәмәсе дә алыштырылган, түшәм дә... Тамашачы, мөгаен, игътибар да итмәс, әмма Казан циркы моннан соң иң заманча тавыш һәм ут системалары белән мактана ала. «Ут белән тавыш системасы өчен 120 миллион сум акча тотылды. Чагыштыру өчен, Санкт-Петербург циркы моның өчен 70 миллион сум акча тотты», – ди Дамир әфәнде.

Манежны да заманча яхшы материал белән каплаганнар. Без килгән көнне монда әле төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара иде. Манеж дигәч, матбугатка чыккан бер яңалык турында да сүз булды. Имеш, сүтә башлагач, аның уртасында элеккеге фонтан килеп чыккан. Дамир әфәнде моны инкарь итте: «Бернинди дә фонтан юк. Элеккеге люклар бар иде. Аларны бинаны төзегәндә атракционнар өчен төзеп калдырган булганнар. Әмма алар күптән инде кулланылмады», – диде ул.

Яңа ел тирәләрендә цирк бинасы яныннан узучылар аның күктән төшкән тәлинкә кебек серле балкуын күргән булгандыр иде. Циркның тышкы гөмбәзе тулысынча яңартылган, гөмбәзне бизәгән утлар заманча нанотехнологияләргә нигезләнгән һәм алар һава торышына бәйле рәвештә үзгәреп торачак икән.

Цирк бинасындагы ис турында да сорау булды. Хәтерләсәгез, бинада җәнлек исе була торган иде. Баксаң, моңарчы цирк бинасында тиешле вентиляция системасы булмаган. Хәзер вентиляция дә, кондиционерлар да бар, бернинди дә ис килергә тиеш түгел, дип ышандырды Дамир әфәнде.
Җәнлекләр, дигәннән, башта төзекләндерү эшләре алар яшәгән өлешкә кагыласы булмаган. Әмма эш барышында бюджетны өстәмә тулыландырып, хайваннар яши торган читлекләр һәм башка корылмалар да яңартылган. Әлегә хайваннар монда түгел, аларны ремонт төгәлләнгәннән соң гына алып кайтачаклар.

Төзекләндерү балаларның цирк мәктәбенә дә кагылган. Стеналар акшарланган, түшәм һәм идәннәр яңартылган. Мәктәп кабаттан 15-16 марттан эшли башларга тиеш.

Цирк бинасында 2012 елда бер тапкыр ремонт булган иде инде. Ул вакытта барлык тәрәзәләр алышынган булган. Бу юлы аларга кагылмаганнар.

Яңартылган цирк бинасы уңайлы мохит таләпләренә дә җавап бирерлек. Арбада йөрүче кешеләргә җәфаланып баскычлардан менәргә кирәк тә түгел, асфальттан килгән төшкә үк ишек ачылып, алар турыдан-туры фойега үтә ала. Арбада йөрүчеләргә махсус бәдрәф кабинкалары да булдырылган.

Гомумән, ремонт өчен 1 миллиард сум чамасы акча тотылган.
Без күреп күнеккән цирк бинасын 1967 елда төзеп тапшыргач, ныклыгын сынау өчен 2400 солдат алып керәләр. Имеш, ишелеп төшмәсме? Хәзер цирк 2 мең кеше генә сыйдырышлы. Аның ныклыгында бер дә шикләнми Дамир Шәйхетдинов.

Ә сез беләсезме:
Казанда беренче  цирк бинасы 1890 елда төзелә. Аны бертуган Никитиннар ача. Мунча күлендәге агач корылма була ул. 1924 елда Никитиннар циркы дәүләт статусына күчерелә.

Икенче цирк бинасы 1928 елда төзелә. Шул ук урында, шулай ук агачтан.1961 елда авария хәленә килгән бу цирк бинасын ябалар һәм көннәрнең берсендә ут чыгып, ул төбенә кадәр янып бетә. Бертуган Никитиннар исеме белән бәйле цирк тарихы да шушында төгәлләнә.

Берсе өстенә икенчесен каплап куйган ике тәлинкәне хәтерләткән яңа цирк бинасы 1968 елның 9 декабрендә ачыла. Бинаның архитекторы – Геннадий Пичуев. Баш инженеры – Ефим Брудный һәм баш конструкторы Осия Берим була. Остаханә мөдире – Валентина Панова. Республиканың ул вакыттагы җитәкчелеге бинаның ныклыгына шик белдерә һәм конструкторлар бер хәйләгә барырга мәҗбүр була. Алар гөмбәз астында колонналар да булачак, ди. Әмма төзелеш колонналарсыз гына башкарыла.

Фойега кергәч, игътибар итегез әле, андагы баскычлар жираф рәвешендә ясалган. Кемдер аларда жираф чалымнарын күрсә, кемдер динозаврларга охшата.

Цирк бинасының биеклеге 23 метр. Проект буенча анда күзәтү мәйданы төзү дә каралган булган. Күзәтү мәйданына елның теләсә кайсы фасылында фойедан гына чыгып булачак дип планлаштырылган  Ә көчле инфракызыл лампалар хәтта кыш көне дә яланөс кенә чыгу мөмкинлеге бирергә тиеш булган.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар