Логотип
Яңалыклар

Троицкида Габдулла Тукайга мемориаль такта ачылды

Троицкида сәүдәгәр Абдулла Яушев йорты фасадына граниттан элмә истәлек тактасы куелды. Бу 1912 елда бу йортта бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тукталуын дәлилли, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Танылган әдәбиятчы һәм җәмәгать эшлеклесенә мемориаль такта кую идеясен Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы тәкъдим иткән.

Бөек татар шагыйрен искә алу чарасына биредә яшәүчеләр һәм кунаклар, танылган Рәсүлев укуларында катнашучылар, Татар конгрессы, өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм иҗади интеллигенция җыелды.

Танылган татар шагыйре, Татарстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы Ирек Сабиров татар һәм рус телендә Тукай шигырьләрен укыды. Ул шулай ук фасадына мемориаль такта куелган йортның зур тарихы турында сөйләде. Нәкъ менә сәүдәгәр Абдулла Яушев белән мәчет имамы Габдрахман Рахманкулов йортларында татар шагыйре шәһәрнең иҗади яшьләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашкан. Габдулла Тукай Зәйнулла Рәсүлев белән дә аралашкан.

Мемориаль такта бөек татар шагыйренең тууына 130 ел тулу уңаеннан куелган.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар