Логотип
Яңалыклар

Төрек теле татар телен өйрәнүдә ярдәм итәр

«Казанны шигъри атмосфералы шәһәр итеп кабул иттем», – дип белдерде Төркия Республикасының Казандагы 12 нче Генераль консулы Исмет Эрикан бүген журналистлар белән очрашу вакытында.

 Октябрь башында гына вәкаләтләренә керешкән  илче әлегә танышу эшләре белән мәшгуль. Шул ук вакытта күп мәсьәләләр буенча күз аллавы бар. Мәсәлән, хәләл продукция җитештерү буенча Татарстан белән Төркиянең уртак эшчәнлек алып барырга потенциаллары бар дип саный. Төрек инвесторларының җитештерү мәйданы булган «Алабуга» махсус икътисадый зонасына  барып,  киңәшмә үткәреп, андагы тормышны өйрәнмәкче.  Алда башкарасы эшләр күп.  Төркия белән Россия ил башлыклары  ике ил арасындагы  товар әйләнешен 100 миллиард долларга җиткерү  максатын куйды.
Илче Төркиянең Сириядә алып барган «Тынычлык чыганагы» хәрби операциясен дә шәрехләде. «Ялгыш фикер калмасын, бу көрдләргә  каршы булган операция түгел.  Төркия үзенең чикләрен саклый. Безнең максат – террористларны юкка чыгару. Ил куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм Сирия качакларын үз өйләренә кайтару», – дип белдерде ул. 
Исмет әфәнде Эрикан  Казанга илче итеп билгеләнүенә шат булуын әйтте. Башкалада архитектураның матур булуын билгеләп үтте.  Татар телен өйрәнү  нияте дә юк түгел. «Мин болгар телен беләм. Ул рус телендә аңлашырга мөмкинлек бирә, ә минем туган телем  татар телен өйрәнүдә ярдәм итәчәк.  Күпме тел белсәң, шулкадәр яхшырак», – ди илче.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар