ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе: "Россия-япония икътисади хезмәттәшлегенең мөмкинлекләре бик зур"

Россиянең Төньяк башкаласында XIX Петербург халыкара икътисади форум ачылды, һәм аның эше берничә тематик мәйданчыкта уздырыла.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Азия илләре белән эшне активлаштыру йөкләмәсен үтәү кысаларында, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина "Россия - япония: эшлекле хезмәттәшлек перспективалары" түгәрәк өстәлендә катнаша.
Искәртеп узабыз: Петербург форумында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегация катнаша.
Чараны оештыручылар билгеләп узганча, соңгы елларда Азия илләре тотрыклы тышкы икътисади элемтә булдыруда Россиянең төп партнерлары санала. Ә Япония иң төп уенчыларның берсе булып тора һәм Россия компанияләре арасында зур кызыксыну уята. Әмма шул ук вакытта икътисади һәм инвестицияле хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе турындагы мәсьәлә актуаль булып кала бирә.
Россия икътисади үсеш министры урынбасары Станислав Воскресенский билгеләп узганча, Россия һәм Япония хезмәттәшлегенең аеруча перспективалы юнәлешләре булып авыл хуҗалыгы, логистика һәм транспорт, мәгълүмати технологияләр санала.
Түгәрәк өстәлдә Япония ягы вәкилләре: Япониянең Россия һәм яңа бәйсез дәүләтләр белән сәүдә итү буенча ассоциациясе вице-президенты Масахиро Иби, Fast Retailing Co Ltd төркеме башкаручы вице-президенты Норнаки Кояма, Japanese Business Club рәисе Хироси Мэгуро актив катнашты.
Япония эшлекле даирәләре вәкилләре билгеләп узганча, "Россиянең безнең ил белән кызыксынуы арту күзәтелә һәм без мөнәсәбәтләрне үстерүне хуплыйбыз". Бигрәк тә сәнәгый җитештерү, визасыз режим кертү һәм хезмәт базарына керү кагыйдәләрен йомшарту мәсьәләләре актуаль булып кала. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү икътисади мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгаруга булышачак, дип билгеләп үтте Япония делегациясе вәкилләре.
Хәзерге вакытта уртак зур проектлар тормышка ашырыла, дип белдерде "РусГидро" АҖ идарә рәисе Евгений Дод. Аерым алганда, бу Приморьеда газ-турбина җайланмалары, станцияләр, шулай ук 15 җылылык генерациясе объектын төзү, шул ук вакытта Хабаравск һәм Камчатканың иң ерак участокларында альтернатив энергия чыганаклары аерым кызыксыну уята.
"Россия - Япония икътисади хезмәттәшлегенең потенциалы бик зур. Әлеге потенциалны ачуда зур рольне Россия Федерациясе субъектлары уйнарга тиеш. Лидер төбәкләрнең берсе булган Татарстан өчен югары технологияле бизнес белән нәтиҗәле хезмәттәшлек зур кызыксыну уята. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, инвестицияләр өлкәсендә махсуслашкан орган буларак, Япония эшлекле даирәләре белән эшен көчәйтәчәк", - дип ассызыклады чарада катнашкан агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Искәртеп узабыз: Япония делегациясе Татарстанда май аенда булып китте, сәфәр ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы тарафыннан оештырылган иде.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/18/110533/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.