«Тоталь диктант-2016» акциясенә әзер торыгыз!

"Татар-информ" агентлыгы чираттагы мәртәбә "Тоталь диктант" акциясе үткәрелә торган брифинг-залын бер мәйданчык булачак. Агентлыкның брифинг-залында ММЧ вәкилләре дә, теләгән башка кешеләр дә үз белемнәрен тикшереп карый ала.

Шартлары: федераль оештыручылар сайтлары аша теркәлү узып, "Татар-информ"да диктант язарга теләүчеләргә исем-фамилияләрен pr@tatar-inform.ru адресына юлларга кирәк.

Әйтергә кирәк, "Татар-информ" сайтында оештырылачак онлайн-трансляция ярдәмендә диктантны читтән торып та язарга мөмкин, әмма бу очракта диктант оештыручыларга тикшерергә тапшырылмаячак.

Искәртеп узабыз: белем дәрәҗәсен тикшерү буенча "Тоталь диктант-2016" халыкара акциясе 16 апрель көнне узачак. Ул 15.00дә башлана. Текст авторы - балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев.

Хәзерге вакытта "Тоталь диктант"ны башка мәйданчыкларда үткәрү урыннары аныклана. "Татар-информ" алар хакында соңрак хәбәр итәчәк.

"Тоталь диктант" -  ел саен үткәрелә торган ирекле диктант формасындагы мәгариф акциясе. Акциянең максаты - һәр кешегә рус телен белүен тикшерү мөмкинлеген бирү һәм белемлелекне арттыруга кызыксыну уяту. 12 ел рәттән үткәрелү дәверендә акция зур күләмле халыкара вакыйгага әверелде - 2015 елда ул Россия һәм дөньяның 549 шәһәрендә үтте, анда 108 меңнән артык кеше катнашты.     

сылтама: http://tatar-inform.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан