TMTV телеканалы премиясе: 5 ел иң яхшысын гына сайлап!

15 апрельдә “Пирамида” концертлар залында TMTV телеканалы премияләрен тапшыру тантанасы узачак.

TMTV телеканалы премиясе – шоу-бизнесның югары дәрәҗәле һәм мөһим вакыйгаларның берсе. Музыкаль телевизион премиядә танылган, әлеге вакытта халык мәхәбәтенә күмелгән, уңышның биеклеген белгән артистлар гына булачак. Моннан җиңүчеләргә тапшыралачак алтын очлы сынның исеме дә – “биеклек”, дип хәбәр итә премиянең оештыру комитеты.

Ел саен уздырыла торган Татар музыкаль телевизион Премияләр тапшыру тантанасы беренче тапкыр 2016-нчы елның 2-нче апрелендә узды.

Онытылмаслык образлар, иң кайнар хитлар – барысы да бар иде. Бүгенге көндә дә тамашачылар аның якты мизгелләрен TMTV телеканалының сайтында күрә алалар.

Узган елны тамаша башланыр алдыннан йолдызлар, мөхтәрәм кунаклар кызыл келәмнән узган иде. Быел да әлеге традиция сакланып калачак.

Кызыл келәмгә килгән тамашачыларның кумирлары белән “сэлфи” ясау мөмкинлеге дә каралган.
Быел оештыручылар премияне үткәрү мәсәләсенә тагында җитдирәк карыйлар. Татар эстрадасы күпкырлы һәм бездә классик әсәрләргә дә, яңа яңгыраштагы җырларга да урын барлыгын күрсәтү – телеканалның төп максаты. Татар җырлары заман белән бергә атлый, шул ук вакытта үзенең тамырларын онытмый – нәкъ шушы идеяны 5 ел дәвамында тамашачыларга җиткерә TMTV телеканалы.

Биш ел дәвамында ТМТV телеканалы татар эстрадасының иң “тәмле”, кабатланмас клипларын трансляцияләүче, тамашачыларын яңадан-яңа җырлар, сыйфатлы тапшырулар белән сөендерүче телеканал. ТМТV эфирга чыккан көннән алып моңлы җырларны, татар эстрадасының тарихын саклап килә, моңа өстәп яңа экспериментлардан курыкмыйча алга бара. Шуңа күрә дә быелгы Премия «TMTV - 5 ел иң яхшысын сайлап» девизы астында үтәчәк.
Оештыручылар быел да тамашачылар өчен кызыклы сюрпризлар әзерлиләр: грандиоз декорацияләр, кабатланмас спецэффектлар һәм көтелмәгән дуэтлар. Тамашачыларны 5 сәгатьлек шаккатырырлык тамаша көтә. TMTV яңадан татар эстрадасын дер селкетәчәк!
Елга бер тапкыр гына TMTV телеканалы премияләрен тапшыру тантанасына эләгеп, җыр һәм моң дөньясына күмелеп була. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз. Билетлар алырга теләсәгәгез, kassir.ru и concert.ru. сайтларына мөрәҗәгать итегез. Барлык сорауларга җавапны 297-43-77 номерына шалтыратып белә аласыз.
Вакыйга: Татар музыкаль телеканалы TMTV премияләрен тапшыру тантанасы
Очрашу урыны: “Пирамида” концертлар залы
Очрашу вакыты: 17:00
чыганак: http://intertat.ru/tt
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 23:59Без имениШаккаттым! Ничек инде, шулай яратышып, башкага чыгып була? Аның да яратуын белә торып? Андый ярату бар кешегә дә килми бит әле ул! Кем нәрсә әйтмәс... Сине яраткан кешегә чыгарга була, узеңнең куңелеңдә башка берәу булмаса. АнҖиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 21:30Без имениЭзме купме гомер калган, хоть шуны бергэ яшэсэлэр иде. Кемнэн куркасы? Безнен халык торле исэрлек ясый да, шул интегуне героизм итеп, кеше ни эйтер дип, хаман шул юлын дэвам итэ. Кинэштэн генэ дэ тормый. Мало ли кто что скажет, бэлки, теге жингиме, кемме апа да очраклы гына эйтеп куйган суз булгандыр ул чибэрлэр турында? Кешенен бит уз башы да бар, кинэш биргэн кеше гаепле тугел монда. Но шунысы ин кызганычы: хаман очрашмый, курешми яши бу хатын яраткан кешесе белэн, мэнге яшэргэ жыенган, диярсен. Элеге вакытта ул интегу нигэ, анламыйм.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 17:44Без имениСез узегезне бик дорес тотасыз. Но мондый галэмэткэ чик куярга или башка отделга кучэргэ. Бары шул гына.Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.