Тинчурин театры “Әкият китабы” спектакленең премьерасын тәкъдим итә

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 8 ноябрь көнне 12дә Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Әкият китабы” спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

Куелыш җитәкчесе - РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин, режиссеры- Зөлфәт Закиров, рәссамы - Дмитрий Сарвин (Санкт- Петербург), композиторы - Ренат Бикбулатов, хореографы - Никита Жестков, хормейстеры - Алия Хәмзина, музыкаль җитәкче - Ксения Мөхәммәтҗанова. Спектакльдә катнашалар: Артем Пискунов, Рөстәм Гайзуллин, Илфак Хафизов, Илнур Байназаров, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттахова.

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Гайрәт исемле шаян, шат күңелле һәм тапкыр бер егет. Ул Ханга хезмәт иткән. Ә Хан исә, башка ханнардан аермалы буларак, әкиятләрне үлеп яраткан. Әгәр ул көненә берәр яңа әкият укымаса, аның ашы-аш, суы-су түгел икән. Иң мөһиме шунда, ул һәр яңа әкияттә очраган бар нәрсәне дә хезмәтчесе Гайрәттән үзенә таптыра торган булган. Шулай итеп, тапкыр егет, Хан кушуы буенча, теләсә-теләмәсә дә, тылсымлы кылыч, куркыныч җанвар Алпамшаны һәм диңгез патшабикәсе Гүзәл сылуны эзләп юлга чыга, төрле илләр гизә һәм күп маҗараларга юлыга…

Әлеге мавыктыргыч әкият балаларга яхшылык, дуслык турында сөйли. Ул, балалар белән беррәттән, әти-әниләргә дә кызыклы булачак.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/24/114878/
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7567
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3209
    3
    43
  • 4380
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3388
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан