Логотип
Яңалыклар

Тере тавышка җырлау белән фонограммага җырлаганны ничек аерырга?

Концертның җанлысы һәм җансызы буламы? Җанлысы – артистлар белән тамашачылар арасында җылы элемтә булдырылып, рәхәт атмосферада узганымы? Ә җансызы?
27 октябрьдә «Татар радиосы» нәкъ менә җанлы концерт күрсәтергә җыена. Җанлы булгач, ул бая телгә алган җылы мөнәсәбәт, рәхәт атмосфера һәм... иң мөһиме – тере тавыш, тере музыка өермәсе булачак. Беренчедән, анда утыз җырчы катнаша һәм алар барысы да фәкать тере тавышка гына җырлаячак. Икенчедән, артистлар үз җырларын оркестрга кушылып башкарачак. Утыз җырчыны да санап булмас, Зәйнәб Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллиналар булачагын гына әйтеп торыйк. Алар башкарган җырлар – «Татар радиосы» хитлары. Асаф Вәлиевны сагынган булсагыз, җанлы концертта ул да катнаша. Аның «Әйтмә син авыр сүз» дигән җыры – 90 нчы еллар хиты дип тәкъдим ителә.
Хитлар дигәч, без инде халык арасында популярлык казанган, кичә-мәҗлесләрдә халык теленә күчкән җырларны күз алдында тотабыз. Әмма коммерция нигезендә эшләүче радионың үз таләбе – аларда ротация дигән әйбер бар. Шушы мантыйктан чыгып карасаң, акчаң булса, җырың да хит була, акчаң булмаса?...
Концерт уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында шушы сорауны биргәч, «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева һәм әлеге радионың мөхәррире Айваз Садыйров радиода яңгыраган җырларның иләктән иләнеп тәкъдим ителүен һәм нинди генә акчалар түләсәң дә, халык яратмаса, ул җырның хит дәрәҗәсенә менә алмавын әйттеләр. Ә халыкның ярату-яратмавын каян чыгып әйтәсез дигәнгә җавап биргәндә Гөлназ Сәфәрова да кушылды: «Яңа җыр эфирга чыккач, хатлар, шалтыратулар, интернет аша мөрәҗәгатьләр була. Концертларда да күренә ул. Яраткан җырын игълан иткәндә, халык эмоцияләрен яшерми. «Әһә!» дип күңелгә салып куябыз. Бу җырны үз итәләр икән, дисең».
Тере тавышка, оркестрга кушылып җырлау артистлардан югары профессиональлек таләп итә. Җырчының вокал мөмкинлекләре нәкъ шушында ачыла да инде. Журналистларның: «Тере тавышка җырлырга курыккан җырчылар булдымы?» – дигән соравына концертны оештыручылар болайрак җавап бирде: «Эстрадада андый җырчылар да бар. Бу юлы без аларга әйтеп тә тормадык».
Тере тавыш дигәннән, Гөлназ Сәфәрова чынлап җырлаучыны фонограммага җырлаучыдан аерып була торган берничә билгене әйтеп китте.
Җырчының тавышы салмак, җай гына яңгырый икән, монда фонограмма кушылгандыр дип уйларга җирлек бар. Сәхнәдә чынлап җырлаган кешенең тавышында эмоцияләр чагылмый калмый.
Оркестр белән җырлаганда фонограмма кушу мөмкин түгел диярлек.
Фонограммага авызын ачып торган артист сәхнәдә хәрәкәтчәнрәк була. Җырлау өчен көч сарыф итәсе булмагач, ул тәнен уйната, кулларын болгый.
Чын-чынлап җырлаган кешенең игътибары күбрәк тавышына юнәлгән, ул артык хәрәкәт ясамый.
Чынлап җырлаганны муендагы кан тамырлары да «әйтеп» бирә.
Оркестр белән тере тавышка җырлау артистларның үзләре өчен дә сынау. Концертта катнашачак Эльвира Сөйләманованы иң куркытканы – сүзләрен онытып җибәрү икән. Шуңа да ул сәхнәгә үзе белән шпаргалка алып чыга.
Җанлы концертның репетицияләре инде ике айдан бирле бара, ди оештыручылар. Гадәттәгечә, аны Айваз Садыйров белән Гөлназ Сәфәрова алып барачак.
27 октябрьдә «Пирамида»да узасы концертның билет бәяләре 1,5 сумнан 3 мең сумга кадәр.

фото: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/17/173598/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар