Логотип
Яңалыклар

Чиктәге авылларда яшәүчеләргә цифрлы телевидениегә ничек күчәргә?

Россиядә телевидениене «цифрлаштыру» шаукымы бара. 14 октябрь көнне илнең 21 регионында, шул исәптән Татарстанда да федераль телеканалларның аналоглы вариантын күрсәтү туктатылачак.

Россиядә телевидениене «цифрлаштыру» шаукымы бара. 14 октябрь көнне илнең 21 регионында, шул исәптән Татарстанда да федераль телеканалларның аналоглы вариантын күрсәтү туктатылачак. Ләкин куркырга кирәкми. Цифрлы телевидениегә күчү, телевизорны әлеге дулкынга көйләү артык катлаулы түгел. Спутник тәлинкәсе кулланучы яки кабельле телевидение караучыларга бу яңалык бөтенләй дә кагылмый. Сигналларны аналог ысулы белән кабул итүчеләр исә яраткан каналларын югалтмас өчен чарасын күрергә тиеш булалар.

 

Телевизорыгызның аналоглы сигналга көйләнүен ике төрле ачыклап була.

Беренчедән, телеканалның логотибы янында «А» хәрефе тора;

икенчедән, телевизорыгыз 20 һәм аннан кимрәк каналны гына тота.

 

Үзегезнең аналоглы сигнал куллануыгызны ачыклаганнан соң, «цифрлы» телесигналларны тоту өчен 14 октябрьгә кадәр әзерләнергә кирәк булачак.

 

«Цифра»лы телевидениегә күчү өчен түбәндәгеләр таләп ителә:

телевизорыгызның нинди сигналларны тота алуын ачыкларга кирәк. Әгәр дә ул DVB–T2 стандартын тота икән, димәк, телевизорыгыз заманча;

телевизорыгыз DVB–T2 стандартын тота алмаса, сезгә цифрлы приставка сатып алырга туры киләчәк. Аны техника кибетләрендә дә саталар, «Почта России» бүлекләрендә дә бар;

дөрес антенна сатып алырга кирәк. Телевидение манарасына якын җирдә яшәсәгез, бүлмә антеннасы алырга мөмкин. Ара ерак булганда, тышка куела торган антенна кирәк булачак.

 

Чиктәш авылларда яшәүчеләр тагын бер мәсьәләне хәл итәргә тиеш була: техниканы үз регионыгызның сигналларын тотарлык итеп көйләү таләп ителә.

Моның өчен антеннагызны үзегезгә иң якын урнашкан станциягә таба борыгыз. Станцияләрнең ничек урнашуын карта.ртрс.рф сайтыннан карый аласыз. Андый мөмкинлеге булмаганнар бушлай 8-800-220-02 телефонына шалтыратып белешә ала.

РТРС сервисын кулланганда антеннаны тиешле юнәлешкә бору өчен компас ярдәм итәчәк. Күрше антенналарның юнәлеше дә телеманараның кай якта булуына ишарә була ала. Аннары инде телевизорыгызга автонастройка үткәрергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар