Тавыш бирергә килгәч, бюллетень алу өчен, чират торырга туры килде

Тавыш бирергә килгәч, бюллетень алу өчен, чират торырга туры килде – Альберт Бикмуллин
“Россия ветераннары партиясе” сәяси партиясенең төбәк бүлеге Татарстанның 18 муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнары депутатлары вазифасына үз кандидатларын тәкъдим иткән.Бу хакта бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында урнашкан ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә үткәрелгән брифингта “Россия ветераннары партиясе” сәяси партиясенең төбәк бүлеге рәисе Альберт Бикмуллин белдерде. Ул Татарстанда тавыш бирүчеләрнең шактый актив булуын билгеләп үтте. “Шәхсән үземә тавыш бирергә килгәч, бюллетень алу өчен, чират торырга туры килде”, – диде ул бу уңайдан.
Альберт Бикмуллин фикеренчә, иң мөһиме – халыкта бәйрәм кәефе күзәтелә. “Бу, әлбәттә, һава торышының матур булуына гына бәйле түгел. Татарстан – икътисади яктан нәтиҗәле үсеш ала торган төбәк. Нәкъ менә бу фактор тавыш бирергә килүчеләрнең күтәренке рухына сәбәп булып тора”, – диде ул үзенең чыгышында.
Альберт Бикмуллин билгеләп үткәнчә, Россия ветераннары партиясе – чагыштырмача яшь партия. Аның әгъзасы булып, ветераннардан тыш, 18 яше тулган гражданнар да сайлана ала. Партия зур тормыш тәҗрибәсе булган ветераннарның ватанпәрвәрлек хисләрен, бу идеологияне яшь буынга тапшыруын күз уңында тота.
“Без Россия, шул исәптән Татарстан Республикасы, күләмендә халыкта ватанпәрвәрлек рухының елдан-ел көчәюен күзәтәбез. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү барышында моның шулай икәнлеге тагын бер кат дәлилләнде”, – дип билгеләп узды партия рәисе.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113537/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.