Логотип
Яңалыклар

Тавыш бирүчеләрнең саны татарстанлыларның берләшүен күрсәтә – Юрий Камалтынов

Күзәтүчеләр алдына куелган бурыч үтәлде. Безнең өчен бу сайлау кампаниясенең закон нигезендә төгәл узуы мөһим иде. Әлеге уңайдан борчуга салырлык бер генә сәбәп тә юк.
Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә уздырылган брифингта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов белдерде.

Ул сайлаулар вакытында Бердәм мәгълүмат үзәге булдыру фикеренең бик уңышлы булуына игътибарны юнәлтеп: “Кеше Татарстанның кайсы гына төбәгендә булмасын, онлайн режимда барысын да күзәтеп бара ала”, – дип билгеләп үтте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, бүген Татарстандагы сайлаулар – барлык мәгълүмат челтәрләрендә топ-яңалыкларның берсе, диде.
“Кешеләр сайлауга күтәренке кәеф белән килде. Миңа калса, тавыш бирүчеләрнең саны татарстанлыларның берләшүен күрсәтә. Кешеләр сайлау процессының җаваплылыгын аңлый. Сайлаучылар арасында яшьләрнең күп булуы да сөендерә”, – дип сөйләде Юрий Камалтынов.
Ул Татарстанда 2802 сайлау участогы, 65 территориаль сайлау комиссиясе эшләвен турында искәртеп, аларда җитди хокук бозулар, гадәттән тыш хәл очраклары теркәлмәвен ассызыклады.
“Тавыш бирү, аларны санау төгәлләнгәннән соң, сайлау алды кампаниясе барышында башкарылган эшнең нәтиҗәлелеге турында сүз йөртү мөмкин булачак”, – дип йомгаклады сүзен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113548/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар