Логотип
Яңалыклар

Татарстанның 40 ка якын спортчысы Көньяк Кореяга Универсиадага китте

Татарстанның 37 спортчысы Көньяк Кореядә Россия җыелма командасы составында Бөтендөнья җәйге универсиадада катнаша.

Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәрчесенә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Спортның җәйге төрләренә әзерләү үзәге башлыгы Елена Скокова белдерде.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренә караганда, Татарстанның бер генә спортчысы да турнирда катнашудан баш тармаган. Җәйге универсиада 4-14 июльдә уза.
Татарстан спортчылары баскетбол, су тубы, волейбол, фехтование, футбол, йөзү, бадминтон, теннис, дзюдо, академик ишү, җиңел атлетика, стендка ату, өстәл теннисы һәм тхэквондо ярышларында катнаша. Спортчыларның күбесе академик ишү буенча ярышачак.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/02/110941/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар