Логотип
Яңалыклар

Татарстаннан сигез студент 44нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак

14 октябрьдән 19ына кадәр Әбү-Даби шәһәрендә "WorldSkills Competition-2017" 44нче дөнья чемпионаты уза. Татарстаннан Россия җыелма командасы составына сигез студент керде, алар җиде компетенциядә чыгыш ясый. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Россия данын яклаячак егет-кызлар белән танышып, аларның ярышларга ничек әзерләнгәнен белеште.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласына WorldSkills дөнья чемпионатына шушы хәрәкәттә катнашучы 76 илдән яшь осталар җыела. Алар 50 компетенциядә медальләр өчен ярышачак.

WorldSkills Russia милли җыелма командасы бу дөньякүләм вакыйгада өченче тапкыр катнаша. Россия беренче мәртәбә дөнья беренчелегендә 2013 елда Лейпцигта, ә икенче тапкыр Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә катнашты.

“Татарстаннан җиде компетенция буенча сигез студент катнаша. Бер компетенция бөтен команда өчен ярыш булып тора, ул “Мобиль робот техникасы” дип атала. Моннан тыш, тагын өч кеше кабатлаучы состав буларак алынды, алар өч компетенциядә чыгыш ясаячак. Алар тәҗрибә алырга бара, һәм 2019 елда Казанда узачак дөнья чемпионатында инде команданың төп составына керәчәкләр”, - дип аңлатты “Яшь профессионаллар” берлегенең Татарстандагы Төбәк координация үзәгендә җыелма команда белән һөнәри осталыкны арттыру юнәлеше җитәкчесе Елена Кайль.

“Безнең егетләр һәм кызларның икесе быелның май аенда Краснодарда узган WorldSkills Russia V илкүләм чемпионатында җиңгән иде. Араларында узган елгы Европа чемпионатында, Россия командасы составында төрле халыкара ярышларда яхшы чыгыш ясаганнары да бар”, - диде әңгәмәдәш.

Аның сүзләренчә, ярышларга әзерлек хәзер тулы көченә бара. Мәсәлән, “Мобиль робот техникасы” һәм “CAD инженер дизайны” компетенцияләрендә катнашучылар хәзерге вакытта Көньяк Кореяда өйрәнүләр уза.

“Стажировка тәмамлану белән үк, 9 октябрьдә алар туры Әбү-Дабига оча, Казанга кайтып та тормый. Ягъни дөнья чемпионатына әзерлекләре стажировка вакытында ук бара. Кайберләрен Мәскәүдә халыкара белгечләр әзерли. “Мәгълүмати һәм кабель челтәрләре” компетенциясендә катнашучылар Казанда әзерләнә, чөнки халыкара экспертлар да монда”, - диде Елена Кайль.



Татарстаннан чемпионатта катнашучы Александра Крайнова фикеренчә, WorldSkills – менә дигән яшьләр хәрәкәте, ул үсәргә, камилләшергә этәргеч бирә, үз эшенең чын осталарын тәрбияли. Александра республика данын яклап “Медицина сервисы һәм социаль тәрбия бирү” компетенциясендә чыгыш ясаясак.

Ул Казан медицина көллиятен тәмамлаган, хәзер Казан дәүләт медицина университетында белем ала. 2016 елда ул WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” IV илкүләм чемпионаты финалында җиңеп чыкты, ә EuroSkills - V Европа чемпионатында осталык өчен медальон белән бүләкләнде.

“WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатына эләгү өчен мин узган елда бөтен баскычларны үттем – Татарстан, Идел буе, Россия, Европа чемпионатларында катнаштым. Европа ярышларыннан кала барысында да беренче урын алдым. Ә Европада – бишенче”, - дип сөйләде кыз.

Әбү-Дабидагы чемпионатка әзер булыр өчен аңа көн саен тырышып шөгыльләнергә туры килә.

“Көн саен күнегүләр уза, иртәдән кичкә кадәр Казан медицина коллиятендә әзерләнәбез. Чемпионатта булырга мөмкин булган үрнәк модульләрне кат-кат узабыз, ныгытабыз. Минем белән остазым һәм халыкара белгеч шөгыльләнә”, - дип аңлата Александра.

Ул ярышлар алдыннан бераз дулкынлануын яшерми.

“Дулкынлану бар, бөтенесе катлаулы кебек тоела. Минем өчен иң авыры - инглизчә аралашу. Авазларны дөрес ишетмичә, берәр нәрсәне аңлый алмый калырмын дип куркам. Гәрчә мин шактый яхшы әзерлекле. Минем компетенциядә тәрҗемәче кулланып булмый, чөнки авыруны, зыян күрүчене кабул итү бара бит, аның белән турыдан-туры аралашырга кирәк. Модульгә 45 минут вакыт бирелә. Тәрҗемәләр ясап торасы булса, мин биремне үтәп өлгермәячәкмен”, - ди студент кыз.

“Бу яшьләр өчен бер дигән чемпионат, һөнәр сайларга теләүчеләргә бик ярдәм итә”, - дип саный ул.



П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллиятен тәмамлаган Салават Җамалиев Казан авиация институтында инженер-конструктор булырга укый. Ул WorldSkills Russia-2017 финалында җиңеп чыккан. Дөнья чемпионатында “Металл корылмалар белән эшләү” компетенциясендә чыгыш ясаячак.

“WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында катнашу – минем өчен үз-үземне сынап карау һәм яңа белемнәр алу, - ди егет. – “Металл корылмалар белән эшләү” компетенциясе яңарак кертелде. Бәлки киләчәктә минем укучыларым да булыр, мин аларны бу эшкә өйрәтермен”, - ди Салават.

Егет хәзер Финләндиядә, дөнья ярышларына әзерләнә.

“Без шөгыльләнә торган станоклар Россиядә юк, шуңа монда килдек. Әбү-Дабида нәкъ менә мондагы кебек станокларда ярышырга туры киләчәк.
Кызганычка каршы, әзерләнергә вакыт аз. Финляндиядә егетләр-кызлар инде ике ел әзерләнә, ә мин бу компетенциядә әлегә дүрт ай гына”, - ди ул.
 
“Әлбәттә, чемпионат алдыннан бераз дулкынлану бар, без бит Россия өчен чыгыш ясыйбыз”, - дип ассызыклый егет.



Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятен тәмамлаган Булат Гайнуллин “Балта осталары” компетенциясендә Татарстан һәм Россия данын яклаячак. Ул да чемпионатның Россия этабы финалында җиңеп чыккан.

Булат өчен дөньякүләм ярышта катнашып, үз һөнәрен һәм осталыгын күрсәтү мөһим.

“Башта төбәк чемпионатында катнаштым, быел ил күләмендә җиңдем. Һәм менә Россия җыелма командасының киңәйтелгән составына эләктем. Өйрәнүләр Мәскәүдә узды, аларда мин үземне яхшы күрсәттем, шуңа мине дөнья чемпионатында катнашыр өчен сайлап алдылар”, - дип сөйләде Булат.

Булат Гайнуллин да ярышларга әзерлекне көн саен алып бара, ул үзе укыган көллият базасында шөгыльләнә.

“Хәзер без агачтан беседка ясыйбыз. Минем белән төбәк остазым шөгыльләнә. Әлегә дулкынланмыйм. Мин җиңә алуыма ышанам”, - ди Булат.



Казан химия-технология институты (КНИТУ-КХТИ) студенты Вадим Поляков “Суыту техникасы һәм кондицияләү” компетенциясендә чыгыш ясый. 2015 елда ул Россия күләмендәге ярышларда өченче урынны алган, ә инде киләсе елда ук Европа чемпионы булган. Егет шулай ук WorldSkills Russia-2016 ярышлары финалында җиңүче.
 
“Хәзер мин ныклап дөнья чемпионатына әзерләнәм. Дәресләр Санкт-Петербургта бара, чөнки монда суыткычлар белән эшләүче белгечләрне әзерләү үзәге бар. Без суыту установкасы җыябыз, - дип сөйләде Вадим Поляков. – Минем өчен чемпионатта катнашу – үз-үземне күрсәтү мөмкинлеге, шулай ук илебез данын яклау мөмкинлеге дә”.

Татарстаннан Россия командасы составына кергән тагын бер яшь егет - WorldSkills Russia-2016 җиңүчесе Александр Александров. Ул “Мәгълүмати һәм кабель челтәрләре” номинациясендә чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, Татарстаннан “Мобиль робот техникасы” компетенциясендә Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов та катнаша. Бу егетләр проектка II илкүләм WorldSkills Hi-Tech-2015 чемпионатында яхшы нәтиҗәләр күрсәткәнгә сайлап алынган. Алар 2016 елның апереленнән 2017 елның августына кадәр Көньяк Кореяда “Samsung” компаниясендә еллык стажировка узган.

“CAD инженер дизайны” компетенциясендә Альберт Минаев чыгыш ясый. Ул да Көньяк Кореяда еллык стажировка узган, проектка аны 2015 елның декабрендә югары уку йортлары арасында үткән беренче WorldSkills чемпионаты нәтиҗәләре буенча алганнар.

Төп составка ярдәмгә өч егет һәм кыз бара – Казан төзелеш көллиятеннән Илсур Вәлиев (“Плитка белән тышлау” компетенциясе), Казанның халык сәнгать һөнәрләре техникумында белем алучы Фәннур Вәлиуллин (“Зәркән эше”) һәм Казан медицина көллиятеннән Айгөл Гарипова “”Медицина һәм социаль тәрбия күрсәтү”).

Берләшкән гарәп Әмирлекләре башкаласына студентлар 7 һәм 9 окрябрьдә килеп төшә, алар башта җиһазлар белән танышып, урында күнекмәләр ясап караячак. 14 октябрьдә WorldSkills Competition-2017 тантаналы ачылыша уза, ә 15 октябрь - ярышларның беренче көне.

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар