Логотип
Яңалыклар

Татарстанга 30 градуслы эсселәр килә

Республика Гидрометцентры хәбәр итүе буенча якын көннәрдә Татарстанда һава торышы шактый җылыначак. Атна уртасында инде Татарстанның көнбатыш районнарында 30 градус җылы булачак: ул көнне, ягъни 27 майда республикага көньяк циклоны үтеп керүе көтелә. Яңгырлар да явачак. 

Ә атна ахырында – җомга һәм шимбә көннәрендә коры һәм кызу һава торышы урнашачак. 

Кыскасы, җиһанга җәй килә! Сизәсезме?!
Гардеробны барларга – җәйге күлмәкләрне чыгарырга вакыт. Тик быелгы җәй үзгәрәк булачак инде: медицина битлекләре һәм перчаткалар турында да онытмагыз. Хәер, аларның да күлмәккә төсен туры китерергә була бит. Димәк, кәефне төшермибез! 
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар