Логотип
Яңалыклар

Татарстандагы сайлауларда экзит-поллны 4 оешма тәшкил итә

Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе Секретаре Надежда Борисова хәбәр итте.

Республикада уза торган сайлауларда экзит-поллны берничә оешма вәкилләре тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә республиканың Үзәк сайлау комиссиясе Секретаре Надежда Борисова хәбәр итте.

Әлеге исемлектә Татарстан Республикасының мәгълүмати элемтә үзәге, “Информ” җәмәгатьчелек фикере үзәге, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге бар.

“Алар безнең тарафка рәсми рәвештә мөрәҗәгать итә. Закон тарафыннан без моны тоярга хакыбыз юк”,- диде Надежда Борисова.

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар