Логотип
Яңалыклар

Татарстанда сайлау комиссиясе әгъзаларына моңарчы күрелмәгән басым ясалган

Татарстан Президенты сайлауларында сайлаучыларның 83,28 процент тавышын җыеп Рөстәм Миңнеханов җиңеп чыкты.

Татарстанда Президентны сайлаудан тыш, Казан шәһәр Думасы һәм Россия Дәүләт Думасына һәм муниципаль сайлаулар да узды. «Сайлау вакытында комиссия әгъзаларына моңарчы күрелмәгән басым ясалды. 90 нчы еллардагы кебек күңелсез күренешләр дә булды. Моны эшләгән кешеләргә кисәтү ясарга бурычлымын: алар безне күрмәгәннәр дип уйламасыннар», – дип белдерде Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Ул һәр инцидентны тикшерәчәкләрен, аерым бер матбугат очрашуы җыеп, әлеге кешеләрнең фамилияләрен атаячагын белдерде. «Әлегә кемгә дә булса да гаепләү атасым килми, әмма аерым бер партияләр һәм килгән иптәшләр тарафыннан алдан әзерләнгән вакытлар булды», – диде рәис. 


Сайлау барышында Үзәк сайлау комиссиясенә 50 мөрәҗәгать килгән. Аларның яртысы Россия Үзәк сайлау комиссиясеннән төшкән. Моны да Андрей Кондратьев инцидент дип бәяләде. Шулай ук «кайнар линиягә» 236 телефон шалтыратуы алганнар, прокуратурага ике мөрәҗәгать язганнар. Алар барысы да тикшерелгән. 

Фото РБК сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар