Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, көндезге сәгать 12 гә Татарстанда яшәүче барлык сайлаучыларның 34,5 проценты инде үз тавышларын биргән. «Сайлаулар тыныч һәм тәртипле уза. Мин инде көн дәвамында 25 сайлау участогында булырга өлгердем. Алардан илһамланып чыгам. Сайлаулар яхшы бара. Гаиләләр белән киләләр. Хәрбиләр белән дә очраштык. Берничә хастаханәдә булдык», – диде ул бүген «ТАТМЕДИА»да узган брифинг вакытында.
Ул шулай ук сайлаучылардан алынган шалтыратуларның барысы да диярлек мәгълүмат-белешмә алу характерында булуын әйтеп үтте. Күбесенчә бүгенге концерт программалары белән кызыксыналар икән. «Мобиль сайлаучы» сервисының соңгы көнгә кадәр эшләмәвенннән зарланып шалтырутучылар да бар. Без ул сервисның эшен мөмкин кадәр сузарга тырыштык. Ул 10 нчы сентябрьгә кадәр эшләде. Ә Дәүләт порталы аша өйдә тавыш бирү өчен гаризаларны 12 сентябрьгә кадәр кабул иттек», – диде Андрей Станиславович.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда барлыгы 2752 сайлау участогы бар. Аларның 42 се – вакытлыча ачылган участоклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк