Логотип
Яңалыклар

Татарстанда Россия көне уңаеннан зур чаралар булмый

Коронавирус аркасында 12 июнь көнне быел Татарстанда халык күпләп җыелган чараларның берсе дә булмаячак.

Коронавирус аркасында 12 июнь көнне быел Татарстанда халык күпләп җыелган чараларның берсе дә булмаячак. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан регионы бүлегенең пресс-секретаре Наталья Лукина хәбәр итте.

Гадәттә, бу көнне «Дети рисуют страну» конкурсына нәтиҗә ясала, җиңүчеләр бүләкләнә иде. Әмма пандемия аркасында быел бу җиңүчеләрне котлау тантанасы кичектерелә. Балаларның эшләре интернетта урнаштырылачак – быел конкурска 10 меңгә якын рәсем килгән.

Казанда һәм Татарстанның шәһәр яны вокзалларында баннерлар эләчәкләр – теләгән кеше шунда үзенең котлауларын һәм теләкләрен яза алачак.

Россия көнен билгеләп үтү уңаеннан, «Казан Кремле»ндә теләгән кешеләр ике күргәзмәне бушлай карый алачак. Ә «Манеж» залында Зөя утравы һәм борынгы Болгар тарихы белән танышырга мөмкин булачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар