Логотип
Яңалыклар

Татарстанда парк һәм скверларның күпчелеген реконструкцияләү җәй азагында тәмамланачак - Илдар Халиков

Эшләрнең авырлыгына һәм киңкүләмлелегенә карамастан, Татарстанда быел – Парк һәм скверлар елында, 144 парк һәм скверны ямьләндерәчәкләр. Эшләрнең күпчелек өлеше җәй азагына тәмамланачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

«Барлык 144 проект быел төгәлләнәчәк. Монда шик юк. Хәер, гади кеше буларак, моңа ышану үземә дә кыен. Эшләрнең саллы өлеше 30 нчы августка тәмамланачак. Кайбер катлаулы очракларда эшләр сентябрь һәм октябрьгә кадәр сузылырга мөмкин, әмма 1 нче ноябрьгә барысы да тәмамланачак», - диде Хөкүмәт җитәкчесе.

Төзекләндерү һәм ямьләндерүгә каралган 144 объект санына Казанның 30 парк һәм скверы керүен дә билгеләп узыйк. Илдар Халиков әйтүенчә, ямьләндерү һәм реконструкцияләү буенча эшләрнең үзенчәлеге аркасында, алар бер ай элек башланган. Бүгенге көндә 100 дән артык объектта эш алып барыла. Үз чиратында, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Казанда төп бурычның һәр паркның «фишка»сын булдырудан гыйбарәт икәнен ассызыклады, менә шул «фишка» казанлыларны нәкъ менә шунда ял итәргә җәлеп итеп торачак.

Мондый алымның үрнәге буларак, Җиңү паркын китерергә була, анда хәрби техника күрергә була. Аның сүзләренә караганда, тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәр парк яки скверның функциясен белергә тиеш. Мисал өчен, бу максатларда Аккош күлендә экореставрация буенча җитди эш үткәреләчәк, күлне Изумрудное күле суы белән тутырачаклар. Шулай ук парковка өчен урын ясалачак, алга таба территорияне ямьләндерү буенча эшләр уздырылачак.

Республика әһәмиятенә ия дүрт объект – Горький исемендәге парк, Лядской бакчасы, «Черек күл» паркы һәм Кремль яр буен беренче боҗра веломаршруты тоташтырачак. «Химиклар» мәдәният йорты каршындагы «Нарат аланы» паркында, Фишман әйтүенчә, элек анда зират барлыгын хәтерләтәчәк территория пәйда булачпк. Зират булмаган урында балалар мәйданчыгын җиһазландырачаклар. ТР Президенты ярдәмчесе билгеләп узганча, район әһәмиятенә ия парк һәм скверларда өлкән кешеләр өчен махсус тренажерлар белән мәйданчыклар ясалачак. Ул кайбер объектларны ямьләндерү белән беррәттән, аларның үзенчәлекләрен саклап калу әһәмиятле бурыч булуына басым ясады.

Спикерлар сүзләренә караганда, объектларны төзекләндерү барышында 6,5 меңнән артык яңа яфраклы һәм ылыслы агач, куаклыклар утыртачаклар. Җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен 35 км озынлыкта яңа юл салыначак.

Сылтама: http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/06/110188/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар