Логотип
Яңалыклар

Татарстанда мошенниклар яшь әнине акчасыз калдырды

Яшел Үзәндә мошенниклар яшь әнинең 196 мең сум акчасын урлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Яшел Үзәндә мошенниклар яшь әнинең 196 мең сум акчасын урлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Бәлагә тарыган 26 яшьлек хатынга билгесез кешеләр шалтыратып, аның банк картасыннан санкцияләнмәгән акчасын алуларын хәбәр иткәннәр. Җыелып барган акчасын югалтудан куркып, ул мошенникларга карта мәгълүматларын да, кодны да әйткән. Ә берникадәр вакыттан соң бар акчаларыннан колак кагуын аңлаган. Яшел Үзәндә яшәүче бу ханым полициягә мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, ТР прокуратурасы респуликада халыктан әнә шундый юл белән акча талау очракларының артуын хәбәр иткән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар