Логотип
Яңалыклар

Татарстанда МФЦ (күпфункцияле үзәк) эше белән танышучылар үзмәшгульләрнең хокукларын һәм бурычларын белә ала 

Эш көннәрендә 9.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр консультацияләр алырга мөмкин 

Казан, Әгерҗе, Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Мөслим, Менделеевск, Актаныш, Минзәлә, Яшел Үзән һәм Түбән Кама МФЦлары үзмәшгульләр өчен консультацияләр оештыра. Килүчеләргә налог режимы үзенчәлекләрен аңлаталар, ирекле эшмәкәрне ничек һәм ни өчен җәзага тарту ихтималы булуы турында сөйлиләр, юридик затка һәм ИП (шәхси эшмәкәргә) күптән түгел хезмәт куйган үзмәшгуль граждан белән килешү төзергә мөмкинме икәнен аңлаталар. 

Контроль-күзәтчелек органнары үзмәшгульгә тикшерү белән килгән очракта белгечләргә шикаять калдырырга мөмкин. 

 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы дүшәмбедән җомгагача сәгать 9 дан кичке 5 кә кадәр МФЦда Skype аша консультация алырга мөмкин дип хәбәр итә. 

 

Белешмә 

Татарстанда барлыгы 26 мең үзмәшгуль исәпләнә. Күпчелеге Казанда (7657), Чаллыда (2343) һәм Түбән Камада (1031). Бу өч шәһәргә республикада регистрацияләнгән үзмәшгульләрнең 42,4%ы туры килә. Июльдән 7 меңгә якын татарстанлы үзмәшгульләр рәтендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар