Логотип
Яңалыклар

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне тәмам

Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Аның әйтүе буенча, сайлаулар тыныч шартларда узган. Бөтен участокларда да бәйрәм рухы күтәзелгән. 
«Кичке 20.00 сәгатьтә сайлау участоклары ябылды, хәзер иң мөһим этап – тавышларны санау этабы башлана», – диде ул. 
Андрей Кондратьев әйтүенчә, бүген аэропортта, республикада урнашкан санаторийларда, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында, Херсон өлкәсендә дә сайлау участоклары эшләгән. 
«Мәскәүдә, Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә дә тавыш бирергә мөмкин иде. Мин алар белән гел элемтәдә булдым. Вәкиллеккә килеп, Татарстаннан башкалага белем алырга килгән  студентлар, бу көнне анда командировкада булучылар, пропискада Татарстанда торучылар тавыш бирә алды», – диде ул. 

Сайлау нәтиҗәләре буенча соңгы цифрлар иртәгә – 15 сентябрь көнне билгеле булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар