Татарстанда һава торышы үзгәрә

Яз килә дип сөенеп йөргәндә, синоптиклар кабат буран вәгъдә итә әле монда. Сыерчык бураннары дигәннәре шушымы икән инде? 
 Бүген, ягъни 31 марттан 1 апрельгә каршы төндә Казанда һәм Татарстанда буран көтелә. Юлда күз күреме 1-2 чакрымнан артмаячак, сак булыгыз, дип кисәтә Татарстан Республикасы гидрометеоцентры.  
Төнлә белән һәм иртәгә – 1 апрель көнне көньяк-көнбатыштан көчле җил  исәчәк. Аның тизлеге урыны-урыны белән секундына 17–22 метрга җитәчәк. Төнлә һәм иртән юлда бозлавык булачак. 
1 апрель көнне республика районнарында кар катыш яңгыр явуы көтелә. Төнлә һава температурасы минус 2 дән плюс 3 кә кадәр булачак. 
Их, дип куяр күпләр...
Нишлисең, бездән тормый. Табигатьнең үз законнары.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»