Логотип
Яңалыклар

Татарстанда – 60 мең үзмәшгуль 

Шул рәвешле, республика пилот проектны гамәлгә ашыру буенча контроль күрсәткечләргә чыкты, дип хәбәр итә икътисад министрлыгы.  

 

Шул рәвешле, республика пилот проектны гамәлгә ашыру буенча контроль күрсәткечләргә чыкты, дип хәбәр итә икътисад министрлыгы.  

 

Быел Россиядә дүрт төбәк – Мәскәү, Мәскәү яны, Калуга өлкәсе һәм Татарстанда сынау рәвешендә үзмәшгульләр өчен салым режимы булдырылды. Айлык кереме 200 мең сумнан артмаган эшмәкәрләр, смартфоннарына «Мой налог» кушымтасын куеп, керемнәренең 4 процентын салым итеп түлиләр. 2020 елның гыйнвар аеннан  мондый салым режимы –  тагын 19 төбәктә, ә июль аеннан ил буенча кертелер дип көтелә.  

Татарстанда 54,6 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Күрше республикаларда яшәгән 6 мең кеше дә  эшчәнлек урыны итеп Татарстанны сайлаган.  Үзмәшгульләрдән  бюджетка 88,6 миллион сум күләмендә салым кергән. Әйтергә кирәк, теркәлгәннәрнең 80 проценты элек рәсми рәвештә эшләмәгән һәм салым да түләмәгән.  

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар