Логотип
Яңалыклар

Татарстанда 1 млн 677 мең 385 сайлаучы тавыш биргән – Әгъзам Гобәйдуллин

Татарстанда сайлау участоклары ачылганнан бирле 9 сәгатьтән артык вакыт узып бара. Бүген көндезге сәгать 3кә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 1 млн 677 мең 385 сайлаучы тавыш биргән - бу сайлауга хокукы булганнарның 57,7 процентын тәшкил итә.
Әлеге саннарны бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы базасындагы ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә үткәрелгән брифингта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин китерде. Аның сүзләренә караганда, тавыш бирү темплары, былтыр уздырылган ТР Дәүләт Советына сайлаулардагыга караганда, югарырак. Ул чакта көндезге 3кә сайлауга килүчеләр 54,2 процент булган.

Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп узганча, тавыш бирү күрсәткече Татарстанның Кайбыч (94, 4 процент), Әтнә (93 процент), Чирмешән (88,1 процент), Балык Бистәсе (80 процент) районнарында аеруча югары.

Казанның Авиатөлеш районында сайлауларрда катнашучыларның саны 49,5 процент тәшкил иткән, Вахитов районында – 51,5 процент, Киров районында – 45,3, Мәскәү районында – 49,1, Яңа Савин – 49,3, Идел буе районында - 50 процент диярлек һәм Совет районында - 42,2 процент.

“Гомумән алганда, сайлауларда татарстанлыларның активлыгы начар түгел. Моңа, билгеле, күпмедер дәрәҗәдә һава торышының матур булуы һәм сайлауларның оешканлыгы йогынты ясый”, – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Ул искәртеп узганча, Татарстанда кандидатлардан һәм партияләрдән җәмгысе 4385 күзәтүче һәм киңәшү тавышы хокукы булган комиссия әгъзаларыннан 3911 кеше теркәлгән.

Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, ТРның кайбер сайлау участокларында, әйтик, Әтнә, Кайбыч, Апас районнарында, тавыш бирү төгәлләнгән.

ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә бүген бер-бер артлы үткәрелә торган брифинглардан туры трансляцияне биредә карап була. http://ati-times.tatar-inform.ru/tv/

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113531/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар