Россия Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Төбәкара клиник-диагностик үзәкнең йөрәк-кан тамырлары хирургы бүген хәрби бәрелешләр зонасында булган Вадим Горбуновны Пирогов ордены белән бүләкләгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пирогов ордены гадәттән тыш хәлләрдә, эпидемияләр вакытында, хәрби бәрелешләр һәм тормыш өчен куркыныч тудыра торган башка шартларда үз-үзен аямыйча медицина ярдәме күрсәткән өчен бирелә.
Вадим Горбунов махсус хәрби операция зонасында үзенең һөнәри бурычын намус белән үти. Ул инде өч елга якын хәрби госпитальдә хирург булып эшли, яраланган сугышчыларның гомерен саклап кала.

– Безнең гаиләдә бик мөһим һәм шул ук вакытта шатлыклы вакыйга булды, – дип сөйләде безгә аның әнисе Ирина Горбунова. – Улыбыз Пирогов ордены белән бүләкләнде. Бу – медицина хезмәткәрләре өчен иң югары бүләкләрнең берсе. Валерий Герасимовның аны шәхсән үзе тапшыруы – аеруча кадерле. Улым бу хәбәрне миңа җибәргәч, бик дулкынландым: шатландым да, еладым да, горурландым да.
Төн җиткәч кенә аның белән берничә минут сөйләшә алдык. Ул да бик шат иде. «Бу бик кадерле бүләк», – диде ул. Дәүләт аның махсус хәрби операция зонасындагы хезмәтен югары бәяләде бит.
Улым анда бик катлаулы, уникаль операцияләр ясый. Эшләп торган йөрәккә кыр госпитале шартларында эшләргә туры килә. Анда югары квалификацияле команда да, махсус җиһазлар да җитеп бетми. Шул шартларда да ул бик күп кешеләрнең гомерен саклап кала алды. Бу – улым өчен зур горурлык.
Бу бүләк аңа тагын да ныграк эшләргә этәргеч бирә. Ул болай да Ватанына тугры, патриот җанлы кеше. Өч ел дәвамында махсус зонада эшләү җиңел түгел, әлбәттә. Хирург булу – аның һөнәре генә түгел, язмышы. Ул кечкенәдән үк табиб булырга хыялланды.
Ирина Горбунованың хирург улын махсус хәрби зонага озатуы турындагы язманы моннан укый аласыз.
Фотолар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк