Татарстан Президенты бүләге Чечняга китте

30 август – Республика көнендә Казан ипподромында елның төп вакыйгасы – Татарстан Президенты бүләгенә ат чабышы үтте.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан, һәр елдагыча башкала ипподромы бәйрәмчә гөрләп торды. Биредш ат чабышлары төштән соң башланды, бу вакытка күк йөзендәге яңгыр болытлары таралып, ниһаять, кояш та күренде. Казанда ат чабышларын олысы-кечесе үз итә, быел да трибуналар тулы иде, теләгән кешеләр атларга ставкалар куя алды. Билетлар буенча да лоторея уйнатылып, бәхетле кешеләр төрле кыйммәтле бүләкләр отты. Ипподром территориясендә корылган сәүдә рәтләрендә Татарстан районнары бәйрәм кунакларына чәй, тәм-томнар, кайнар шашлыклар тәкъдим итте. Шулай ук республиканың эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, азык-төлек җитештерүчеләр үз продукцияләреннән зур күргәзмә әзерләде. Сәхнәдә исә бәйрәм концерты туктап тормады.
Көн дәвамында ипподромда «Ак Барс Холдинг» ААҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Казан» ипподромы, «Татарстанның алтын дагасы», Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанның Атчылык һәм ат спорты федерациясе, Казан мэрының һәм башка шундый бүләкләргә барлыгы ундүрт заезд һәм чабышлар оештырылды. Хәтта саф токымлы гарәп атлары арасында шәех Фатима Бинт Мөбәрәк бүләгенә дә аерым чабыш булды.
Шулай да «Казан» ипподромы өчен елның төп вакыйгасы – ул Татарстан Президенты бүләгенә үткәрелгән чабыш. Шуңа күрә дә Президент бу көнне үзе дә ипподромга килде. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән республикада җитештерелүче авыл хуҗалыгы продукцияләре күргәзмәсен караганнан соң чабышларны тамаша кылырга трибунага үтте.
Президент бүләге өчен чабышның приз фонды 3 миллион сумны тәшкил итте. 2400 метр дистанциягә узган чабышта 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк саф токымлы менге ун ат йөгерде. Татарстаннан - Казанның «Актай» ат-спорт клубы, «Тимерхан» хуҗалыгы, Фатыйх Сибагатуллин атлары, ә Россиянең башка төбәкләреннән - Чиләбе, Самара, Пермь якларыннан, Чечня Республикасыннан атлар катнашты. Әйтик, «Тимерхан» хуҗалыгының «Год Рим» кушаматлы 2010 елгы айгыры үз гомерендә бу бүләкне ике тапкыр отканы бар иде, ә Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның 2011 елгы «Си Коуд» кушаматлы аты үткән ел Россия Президенты бүләген яулады.
Старт чаңы кагылгач, өер башында озак кына Чиләбе өлкәсенең «Карсакбаев К.Б.» хуҗалыгы аты мастер-жокей Шамил Хатков утырган өч яшьлек айгыр «Эдимон» барса да, икенче әйләнештә мастер-жокей Хамзат Улубаев идарә иткән «Си Коуд» алга ыргылып һәм көндәшләрен артта калдырып, күз ачып йомганчы финишка җитте. Әйтергә кирәк, икенче урынга да Рамзан Кадыровның 2010 елгы «Сирт» кушаматлы айгыры лаек булды. «Эдимон»ны узып, «Год Рим» өченче килде.
Рамзан Кадыровның җиңүче атына һәм жокейга Татарстан Президенты бүләген тантаналы төстә республика Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков тапшырды.
http://intertat.ru/tt/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.