Татарстан «Чиста сайлаулар өчен» корпусы референдумга кызыксыну зур булуын әйтте
Бүген тавыш бирү 82 сайлау участогында уза.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). «Чиста сайлаулар өчен» корпусының штаб җитәкчесе, үзара салым буенча узучы референдумнарга нәтиҗәләр ясап, гражданнарның тавыш бирүгә омтылышлары зур булуын әйтте. Бу хакта Марсель Гәрәев журналистлар белән аралашканда хәбәр итте.
«Быел безнең күзәтүчеләр алдында референдум барышын бәяләү генә түгел, ә үзара салым программасын үткәрү тәҗрибәсе турында гражданнар арасындагы фикерне белү бурычы да тора. Безнең күзәтүчеләр гражданнарның референдум процессына тартылуы зур булуын әйтәләр», — диде спикер.
Ул узган еллар тәҗрибәсе буенча гражданнар үзләре дә инфраструктура үзгәрешләре турында: кайдадыр юллар мәсьәләсе хәл ителүен, кайдадыр яктырту яхшыртылуын, кайдадыр спорт объектлары төзелүен әйтә. Кешеләр үзләре өчен нинди мәсьәләләр кирәклеген үзләре хәл итә», — диде Гәрәев.
Салават Камалетдинов
Җирле референдумнар 17 ноябрьдә башланды. Бүген тавыш бирү Татарстанның 17 районындагы 82 сайлау участогында уза. Тавыш бирү республиканың Арча, Әгерҗе, Түбән Кама, Биектау, Спас һәм башка районнарында бара.
«Аларның барысында да безнең күзәтүчеләр бар. Оператив режимда алардан алынган барлык мәгълүмат безнең ситуацион үзәккә килә. Анда без бу мәгълүматны эшкәртәбез, оператив рәвештә хокукый бәя бирәбез. Хәзерге вакытта нинди дә булса хокук бозулар ачыкланмады, барысы да штат режимында уза», — диде Гәрәев.
Үзара салым программасы Татарстанда 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. Республика бюджетыннан бирелә торган акча күләме муниципаль берәмлек бюджетына кергән үзара салым акчаларының бер сумына карата дүрт сум күләмендә билгеләнгән.
-
Урлап кушылган язмыш (чынбарлыкка нигезләнде)
-
Язмышларны сайлап алмыйлар (тормыштан алынган хикәя)
-
Хәния Фәрхинең сеңлесе нигә апасы белән бергә җырламаган? Вакыт – су кебек ага... Җандагы әрнүләр генә кимеми. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына да өченче ел китте...
-
9 декабрь 2019 - 18:28Без имениБик дорес сузлэр. Ирлэргэ ышанырга ярамый беркайчандаЯзмышым сабак булсын...
-
9 декабрь 2019 - 18:28Без имениЭйе шул, янэшэндэ яраткан кешен булганда башка берни дэ кузенэ куренми.18 елдан соң кавышу
-
9 декабрь 2019 - 18:28Без имениУземне белгэннэн бирле бакча эше белэн меш килдем! Файдасы юк инде, авылда бакча, без шэhэрдэ торабыз! Бер кайтып килу расходы, яшелчэ ел буе сатып алырлык. Эле позвоночникта проблемалар табылды! Бакча читтэ торсын хэзер! Уз узенне карамасан булмый!!!«Тоткасыз чемодан»
-
9 декабрь 2019 - 18:28Без имениБу хэллэр не баштан кичергэн кеше була рак язам, кайтыр бэлки дип, гомерпгезне эрэм итмэгез, рэхэтлэнеп, матур итеп яшэгез,балалар шатлыгы белэн яшэгез, хатын кыз очен, ин мохиме, анын балалары, 🙏🙏🙏Сәлим кире кайтырмы?