Логотип
Яңалыклар

Татар кызы Италия конкурсында җиңде!

Казан операсы солисты Гөлнора Гатина Италиядә узган конкурста җиңү яулады. Хәзер ул махсус куела торган “Турандот” операсында партия башкарачак. Ул шулай ук Италия шәһәрләре буенча оештырылган турнеда да катнашачак.

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты Гөлнора Гатина Италиядә яшь опера җырчылары арасында оештырыла торган Concorso Per Giovani Cantanti Lirici D'Europa конкурсында катнашты. Музыкаль проект Комо каласында 7-10 гыйнвар көннәрендә узды.

Мәгълүм булганча, Италиядә мондый конкурс 1950 елдан бирле үткәрелеп килә. Заманыда опера җырчылары проектында данлыклы вокалистлар Рената Скотто (1953), Мирелла Френи (1958), Мария Кьяра (1963), Катя Риччарелли (1969), Джузеппе Саббатини (1987), Луиджи ди Донато (2001) һәм башкалар җиңү яулаган.

2000 елдан конкурс форматын үзгәртте, хәзер ул кастингка яшьләрне дә (32 яшькә чаклы) кабул итә. Алар опера спектакльләрендә аерым партияләр башкарырга тиеш. Катнашучылар өчен аерым махсус программа әзерләнә, шулай ук ария башкару да сорала.

2016 елда узган конкурска Дж.Пуччини “Турандот” операсы сайланган: Гөлнора Гатина Лиу партиясенә сайлап алынды. Җитди жюри татар кызына зур өметләр багълый. Регламент буенча, җиңүчеләр теге яки бу рольне башкара, дөньяның иң яхшы театрларында стажировка үтә һәм атаклы педагоглардан мастер-класс алачак. Алар шулай ук берничә ай буе Италия шәһәрләре буенча узачак турнеда да катнаша.

“Турандот” спектаклен Ломбардия операсы Opera Domani (“Опера иртәгә”) проекты кысаларында тормышка ашыра. Спектакль Италиядә 2016 елның җәендә тәкъдим ителәчәк.

Гөлнора Гатина Симферопольнең музыка училищесын тәмамлый, Казан консерваториясендә белемен чарлый (педагогы - Зилә Сөнгатуллина). Г.Гатина бик күп конкурслар лауреаты. 2012 елдан Казан опера театрында эшли. Башкарган партияләре арасында: Розина ("Севильский цирюльник", Дж.Россини), Адина, Джанетта ("Любовный напиток", Г.Доницетти), Чио-Чио-сан ("Мадам Баттерфляй", Дж.Пуччини), Зәйтүнә, Бадрижихан ("Шагыйрь мәхәббәте”, Р.Әхиярова), Ксения ("Борис Годунов", М.Мусоргский), Фраскита ("Кармен", Ж.Бизе), Шагыйрь хатыны (“Җәлил”, Н.Жиһанов).

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар