ТАССРның 100 еллыгына әзерлек башлана

Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100 ел тулуга әле тагын 5 ел булса да, Татарстан хакимиятләре хәзердән үк бу юбилейга ззерлекне башлады. Бу хакта парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 14 гыйнвар көнне "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәтенең сәяси шурасы утырышында 2016 елның иң зур чараларын атап үткәндә хәбәр итте.
Бу юбилейны ул Татарстанның үткән юлын, икътисади, сәяси якларын, дәүләтчелеген анализлау өчен дә уңай форсат итеп кабул итәргә тәкъдим итте.
"Бу чаралар аша безгә кадәр эшләгән кешеләрне искә алырга, хәзерге муллыкка нигез салган, Чаллы, Түбән Кама кебек яңа шәһәрләрне төзегән кешеләргә хәзерге хакимият исеменнән рәхмәтләр белдерергә тиешбез", диде Фәрит Мөхәммәтшин.
11 гыйнвар көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итүне оештыручы комитет булдыру турында карар имзалады. Анда президент, хөкүмәт, Дәүләт шурасы рәисе, аның урынбасарлары, кайбер министрлар, Татарстанның Русия төбәкләрендәге вәкаләтле вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, Конституция мәхкәмәсе рәисе, ветераннар шурасы башлыгы һәм башка җаваплы кешеләр керә.
Әлеге комитет ике ай эчендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар исемлеген, аларны финанслау планын төзеп, расларга һәм эзерлекне башларга тиеш диелә президент карарында.
Татар Автономияле Совет Социалистик республикасының оешу көне дип 1920 елның 25 июне санала.
сылтама: http://www.azatliq.org
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
25 май 2022 - 12:23Без имениМэчет юк иде диеп, язучыга бэйлэнергэ кирэкми, документ тутырмаган ла, ул! Бер ялгыз апа-эби йортында жыелып намаз укыйлар иде, анда йоруче бабайлар да байтак иде. Олылардан ишетеп белэбез Талип бабай турында. Булдырасын, Фагилэ!«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 май 2022 - 23:21Без имениУзен язасын гел ирём бн кинэшлэшэм дип, узен Кэйна Сузен тынлыйсын, монда анлашылмый, ыганыч баксов синаКайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 20:41Без имениБарлык кызларны да бер калыпка салмагыз әле. Егетләрнең кузләре шундый җилбәзәк кызларга төшә дә, аннан соң барлык кызларны гаепли башлыйлар. Шәhәрдән кайткан кызны озатмаса, авылда уңган, акыллы кызлар беткәндер. Озаткан егеткә сантый дип әйтерлек кыз бик төпле тугел икәне билгеле инде. Дөрес, кызларның да сайлау хокукы бар. Тик акыллы кыз моны мөмкин кадәр упкәләтмичәрәк эшлиЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 18:05Без имениМолодец! Уч итеп, тырышып кеше булган. Кемдер уч итеп эчэргэ сабышып, юлдан язык идеЯраткан кызым миңа «Сантый» кушаматы такты
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.