Логотип
Яңалыклар

Табиблар Чемпионатка әзер

Чемпионат узган вакытта Казанда 120 табиб эшләячәк.

Чемпионат узган вакытта Казанда 120 табиб эшләячәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе вакытында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

– Медицина хезмәте күрсәтү буенча WorldSkills Чемпионаты җитәкчелеге, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы безгә нинди бурычлар куйды – без шул таләпләр буенча әзерләндек, – диде ул. – Без бу вакыйгага Казанда Футбол буенча Дөнья чемпионаты тәмамлануга әзерлекне башлаган идек инде. Читтән табиблар чакырылмады – барысы да үзебезнекеләр. Аларның бу эштә инде тәҗрибәсе бар. Казанда узган Универсиадада (2013), Сочи шәһәрендә узган Олимпиадада (2014), Спортның судагы төрләре буенча Чемпионатта (Казан, 2015), футбол буенча Дөнья чемпионатында (Казан, 2018) эшләгән кешеләр, инглиз телен беләләр. Шушындый зур вакыйгада катнашу аларның үзләренә дә бик ошый. 

Табиблар Чемпионат уза торган барлык объектлар эшләячәк: «Казан-Арена» стадионында (Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары шушында булачак), «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә (төп ярышлар шунда узачак), Ворлдскиллс авылында, отельләрдә (Чемпионатта катнашучылар шәһәрнең 36 отелендә тукталачак).

Абу-Даби шәһәрендә узган Чемпионат тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң, медицина ярдәме күрсәтүдә ислам традицияләре бездә дә искә алынырга тиеш дип таптык. Хатын-кыз катнашучылар арасында шундый теләк белдерүчеләр була икән, аларга бары тик хатын-кыз табиблардан торган бригада гына хезмәт күрсәтәчәк. Медицина бригадасы бер табиб һәм бер фельдшердан тора. Чемпионат уза торган барлык объектларда эшләячәк медицина пунктларында исә табиб һәм фельдшер янына волонтер да өстәлә. Волонтерлар медицина уку йортларында белем алучы студентлардан тупланган: алар барысы да беренче медицина ярдәме күрсәтә белә. Һәм аларның барысы да инлиз телендә камил сөйләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар