Сәрия Сабурская янә ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып сайланды

Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Сәрия Сабурская янә ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына сайланды.
Депутатлар моңа бертавыштан тавыш бирде. Искәртеп узабыз, бүген, 8 нче июльдә ТР да кеше хокуклары буенча вәкилнең вәкаләтләре тәмамланган иде. Заокн нигезендә, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле кандидатурасын ТР Президенты күрсәтмәсе буенча парламент раслап куя.
Әлеге мәсьәлә буенча утырышта ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин чыгыш ясады. «Сәрия Сабурскаяның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле институты эшчәнлеген оештыру буенча казанышлары бик яхшы билгеле. Аның тормыш тәҗрибәсе һәм югары профессиональлеге республика гражданнарының хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча алдагы эшчәнлеге өчен файдалы булачак», - дип белдерде ул.
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сәрия Сабурскаяның кеше хокукларын тәэмин итү юнәлешендәге вазифаларны бик яхшы башкаруын ассызыклап узды. Ул аңа «Халык контроле» проектын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр йөкләнгәнен дә искәртеп: «Бу система булмаса, халыкны борчыган «тар» урыннарны белмәс идек. Хәзер мөрәҗәгатьләрнең, мәсьәләләрнең 70 процентка якын өлеше хәл ителеп килә», - дип Р. Миңнеханов Сәрия Сабурскаяга башкарган эше өчен рәхмәтен җиткерде һәм аның халык арасында абруе зур булуына басым ясады.
Сәрия Сабурская үз эшен намус белән башкарачагы турында рус һәм татар телләрендә ант биреп, янә үз вәкаләтләренә кереште.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/08/111105/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
22 гыйнвар 2021 - 15:40Без имениБик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
-
22 гыйнвар 2021 - 15:43Без имениБик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 16:10Без имениКеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйчаКемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
-
22 гыйнвар 2021 - 19:15Без имениБала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениБездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.