Логотип
Яңалыклар

Социаль хезмәт күрсәтүне яңарту өчен гариза бирегез!

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе искәртә...

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе искәртә: федераль күләмдә ташламаларга ия пенсионерлар, социаль хезмәт күрсәтелүгә хокуклары булып, акча эквивалентын гына алган очракта, 1 октябрьгә кадәр МФЦга, Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып яки ПФР сайтындагы шәхси кабинет аша гариза биреп соцпакет алу хокукын кайтара алалар. Гаризалар алдагы елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керә. 

Социаль хезмәт күрсәтү җыелмасы үз эченә ала: 

рецептлар буенча медицинада кулланылышлы дару препаратлары, рецепт буенча алына торган медицина әйберләре, инвалид-балалар өчен махсус дәвалау ризыклары; 

авырулар профилактикасы өчен санаторийларга юллама; 

шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалау урынына шәһәрара транспортта түләүсез барып кайту. 

«Ветераннар, инвалидлар, инвалид-балалар, фашист тоткынлыгы аша узган элеккеге балигъ булмаган балалар, радиация тәэсире нәтиҗәсендә газап кичергән затлар арасыннан булган аерым бер гражданнар категориясе федераль ташламалардан файдаланучылар булып тора. Бүгенге көндә Татарстанда 147 мең кеше дәүләттән социаль ярдәм ала», – дип белдерде ТР буенча ПФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. 

Иң мөһиме! Дару препаратларын дәүләт даруханәләреннән, санатор-курорт дәвасы өчен юлламаны Социаль страхование фондыннан алырга! Шәһәр яны тимер юл транспортында түләүсез йөрүне, шәһәрара транспортта дәваланырга бушлай барып кайтуны РЖД тәэмин итә!   

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар