Логотип
Яңалыклар

“Шагыйрь мәхәббәте” авторлары дәүләт бүләгенә ия булды (ВИДЕО)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халык шагыйре Ренат Харис һәм композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Әхиярованы “Фидакярь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләде.


Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Рөстәм Миңнеханов: “Сезнең хезмәтне, иҗатны тирәннән хөрмәт итәбез, Сез мәдәниятебезне күтәрәсез. Сезнең әсәрләр мәдәнияттә мөһим урын тота, киләчәктә дә башлангычларны хупларбыз”, – диде.

Композитор Резеда Ахиярова үз чиратында Президентка олы рәхмәтен җиткерде. “Музыкаль сәнгатебезне үстерүгә ярдәм күрсәтәсез. Безнең проектларга һәрвакыт игътибарлы булдыгыз. “Шагыйрь мәхәббәте”, “Алтын Урда” һ.б. әсәрләр Сезнең ярдәм белән халыкка танылды”, – диде Әхиярова үз чыгышында.



Ренат Харис олуг юбилеен шатлыклы гамәлләр белән каршы ала. Аның берничә яңа басмасы дөнья күрә. Араларында юбиляр өчен иң кадерлесе – Г.Державинның “Кизләү” дип аталган китабы. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: Державинны татарчага беренчеләрдән булып тәрҗемә итүче дә – нәкъ менә Ренат ага.

- Державинның татарчага беренче тәрҗемә ителгән басмасы минем белән бәйле булуына горурланам да, – ди Ренат абый. – Меңьеллык тарихы булган татар әдәбияты бөек якташыбызның шигырьләрен күптән инде тәрҗемә итәргә тиеш иде, дип саныйм. Державинга, аның әсәрләренә студент елларында ук мөрәҗәгать иткән идем. Аның “Бог” одасын укып нык тәэсирләнгәнем хәтердә. Шул мизгелләрдә үк инде күңелемә кереп оялады. Татар теленә тәрҗемә итәргә дә берничә тапкыр талпындым, әмма барып чыкмады. Тормыш тәҗрибәм, шагыйрьлек куәсе, версикацион осталыгым җитмәде бугай. Алтмыш яшьлегемә аяк басканда, мин кабат бу әсәргә алындым, – ди шагыйрь.

Юбилей уңаеннан 15 июнь көнне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Г.Тукай бүләге премиясе лауреатлары иҗат иткән “Шагыйрь мәхәббәте” дигән опера тәкъдим ителә. Ренат  Харис та, Резеда Әхиярова да әлеге данлы театр белән актив иҗатта. “Шагыйрь мәхәббәте”, “Алтын Урда”, “Кыйссаи Йосыф” әсәрләре опера театр сәхнәсендә куелды. Ә 2017 елда әлеге театрда “Сөембикә” операсы сәхнәләштереләчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

15 июньдә булачак “Шагыйрь мәхәббәте” спектаклендә Габдулла Тукай ролен Әхмәд Агади, Зәйтүнәне Гульнора Гатина, Фатих Әмирханны Артур Исламов башкарачак.

Исегезгә төшереп узабыз: Р. Әхиярова музыкасына иҗат ителгән Г. Тукайга багышланган сәхнә әсәре 2006 елда куелды. Монда шагыйрьнең мәхәббәте, тормышындагы кайбер мизгелләр чагылыш таба. Ренат Харис үз либреттосында Тукай биографиясендәге фактларны файдаланган, шуңа күрә дә әсәр табигый, җанлы килеп чыккан.

“Шагыйрь мәхәббәте” Казанның опера театрына зур уңыш китерде. Тукай образын башкарган Әхмәд Агади 2008 елда Россиянең “Алтын битлек” милли премиясе лауреаты  исемен яулады.

 


Мөршидә КЫЯМОВА

Медиа


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар